"Ягымлы сүзләр"
“Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында, 8 сентябрь көнне китапханәдә, “Яхшы сүз” көненә карата, 2 сыйныф укучылары өчен “Ягымлы сүзләр” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Катнашты 9 укучы.
Максат: Ягымлы сүзләр белән таныштырып аларны куллана белергә, үзеңне матур тотарга өйрәтү.
Кичә барышында балалар бик күп ягымлы сүзләр белән таныштылар, хәрефләрдән ягымлы сүзләр төзеделәр, мәкальләр әйтештеләр. Шулай ук балаларга матур эчтәлекле презентация күрсәтелде. Ахырдан Әминә Бикчәнтәеваның “Тәмле сүз” әсәре укылды. Балалар рәхмәт әйтеп кичәдән таралыштылар.