Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Юл иминлеге кагыйдәләре иленә сәяхәт"

7 сентябрь көнне китапханәдә “Юл иминлеге кагыйдәләре иленә сәяхәт” исемендә уен-сәяхәт үткәрелде. Катнашты 3 сыйныф укучылары, барлыгы 5 укучы.

Максат: укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү; светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен ныгыту.

Кичә уен формасында үтте. Укучылар белән юл кагыйдәләре иленә сәяхәткә бардык. Балалар юл билгеләре белән таныштылар, табышмакларга җавап таптылар, әдәплелек кагыйдәләре белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирдәләр. Кичә “Юлда булсаң- бул өлгер, юл кагыйдәләрен син бел!” дип исемләнгән презентация карап тәмамланды.