Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Табигать- тиңсез хәзинә"

19 август көнне төрле яшьтәге балалар өчен "Табигать- тиңсез хәзинә"  исеме астында экскурсия оештырылды. 

Максат: 1. Укучыларда туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү. 2. Укучыларның экологик культураларын үстерү.

3. Табигатькә соклану хисләре уяту һәм сакчыл караш тәрбияләү.

  Балалар белән табигатькә сәяхәткә чыктык. Сәяхәт барышында балаларга янгын куркынычлыгы кагыйдәләре һәм табигатькә зыян китермичә матур итеп ял итү хакында аңлатма бирелде. Шулай ук балалар төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр.

Катнашты 10 бала.