"Татарстан китап нәшриятына 100 ел"
6 август көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә Татарстан китап нәшриятына 100 ел тулу уңаеннан, киң катлам укучылары өчен “Татарстан китап нәшриятына 100 ел” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе төзелде. Әлеге күргәзмәдә, китапханәбездә сакланып калган, иң иске китаплар урын алды. Шулар арасында иң борынгылары М.Гафуриның 1954 елда чыккан “Сайланма әсәрләр” китабы, Ә.Фәйзинең 1956 елда чыккан “Тукай” китаплары урын алдылар. Китап укучылары күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар.
6 августа в Аш-Бузинской сельской библиотеке к 100-летию со дня рождения Татарского книжного издательства для читателей была оформлена выставка книг под названием “Татарскому книжному издательству-100 лет”. На выставке представлены самые старые книги, сохранившиеся в нашей библиотеке. Среди них книга М. Гафури “Избранные произведения” 1954 года издания, книга А. Файзи “Тукай” 1956 года издания.