"Дару үләннәре"
26 июль көнне китапханәдә, төрле яшьтәге балалар өчен "Дару үләннәре" дигән темага кичә үткәрелде.
Максат: укучыларның тикшерү эшчәнлеген үстерү; дару үсемлекләренең әһәмияте турында белемнәрне тирәнәйтү; экологик культура тәрбияләү.
Кичә барышында укучылар дару үләннәре белән таныштылар, аларны ничек файдаланырга, ничек җыярга өйрәнделәр. Үсемлекләрнең дәвалау үзенчәлекләре турында мәгълүматлар алдылар. "Бу үсемлекләрне син беләсеңме?"- табышмакларга җавап бирү уены уйнатылды. Шулай ук Е.Д. Солодухин "Урман аптекасы" китабына обзор ясалды. Ахырдан балалар рәсемнәр ясадылар.
Катнашты 10 бала.