Трышская сельская библиотека - филиал № 37

"Онытырга мөмкин түгел"

Укучыларны якташларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары,тылдагы тырыш хезмәте белән таныштыру,алар белән горурлану,хөрмәт һәм ихтирам хисе тәрбияләү.

Кичәдә беренче күренештә-Сабантуй күрсәтелде. Икенче күренеш-фронтка озату. Өченче күренеш-тылда хатын-кызлар.Фронтка күчтәнәч әзерләү.Дүртенче күренеш-фронт.Солдатларның ял вакыты. Бишенче күренеш-Җиңү.Фронтовикларны каршы алу. 5-8 сыйныф укучылары катнашты. Кичәгә тыл ветераннары,сугыш чоры балалары чакырылды. Барлыгы 17 тыл ветераннары булды. Тыл ветеннары чыгышы Харрасов Накип абый, Гузаерова Нурфәт абый. Бәйрәм өстәл табыны артында үтте.Авыл советы Набиев Илгиз тыл ветераннарын бәйрәм белән котлады. Бәйрәм җыр-бию белән тәмамланды.