Көчле рухлылар
2 февраль көнне “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында укыйбыз” дигән акциясенә кушылдык.
Бу кичәнең максаты: кешедә патриотик хисләр тәрбияләү; илебезнең иминлеген саклаучы халкыбызның батыр улларына карата тирән ихтирам хисләре тәрбияләү; туган илебезгә мәхәббәт тәрбияләү; ватанның җырга тиң матурлыгын тоя белергә өйрәтү һәм аның тугърылыклы улы булу теләге уяту; дуслык, туганлык хисләре тәрбияләү.
40-65 яшьтәгәге китап укучылары белән Бөек Ватан сугышына багышланган темага сөйләштек. Разведчиклар һәм партизаннарның сугыш турында кылган батырлыклары турында әңгәмә кордык. Шулай ук китап күргәзмәсе әзерләнде. Барлыгы 5 китап укучы.
Яшь үсмерләр белән Николай Бирюковның “Чайка” китабы турында мәгълүмәт бирелде. Шулай ук китап күргәзмәсе оештырылды. Барлыгы 5 укучы.