Габдулла Тукай шигырьләре буенча викторина-уен.
Балаларның Г.Тукай әсәрләре буенча белемнәрен ныгыту, уен барышында үзләренең тапкырлыкларын,осталыкларын күрсәтә белергә өйрәтү, таныш шигырьләрне төрле юллар белән таный белү,сәнгатьле укуны ныгыту. Балалар Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән башладылар,укучылар ике төркемгә бүленде. Төркемнәргә сораулар бирелде, яраткан шигыреңне яттан сөйләү, төрле әкияттән куелган рәсемнәр арасыннан Карлыгач һәм Бала белән күбәләк рәсемнәре,дөрес итеп сайла,шигырьне дәвам ит һ.б. Укучылар шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр,аларга Сертификат тапшырылды. Кукмарада 3 урынны алган Сафаргалиева Зиләгә Грамота тапшырылды. 5-8 сыйныф укучылары катнаштылар.