Әнием сиңа
30 ноябрь көнне Трыш авылы китапханәсендә китап укучылар өчен “Әнием сиңа”дигән кичә үткәрелде. Кичәдә әниләр турында иң җылы, назлы сүзләр яңгырады. Балалар әниләрен котладылар. Чәй табыны артында бәйрәмгә җыелган хатын-кызлар үзләренең тормышларындагы кызыклы хатирәләре белән уртаклаштылар. Катнашты 7 укучы.