Трышская сельская библиотека - филиал № 37

Әңгәмә: “Туган телем—иркә гөлем”.

Әңгәмә: “Туган телем—иркә гөлем”.

Максат: Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү. Башка милләтләргә карата хөрмәт тәрбияләү. Аларның телләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Китапханәче 1-4 сыйныф укучылары белән "Туган телем—иркә гөлем"дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларга һәр телнең матур һәм бай булуы турында сөйләде. Академик Рүзәл Йосыповның туган тел турында әйткән сүзләре: “Тел ул - бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Шуңа күрә дә телгә карата башбаштаклык кылырга, аның белән саксыз эш итәргә, аны үзенә ошаганча бозарга беркемнең дә хакы юк.

Тел - халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү - мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы”.

Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде, булган энциклопедияләр һәм Тел белеме буенча сүзлекләр белән таныштырды.

Цель: укрепление знаний о родном крае, о татарском языке, о быте татарского народа; воспитание чувства гордости за свою нацию, родной язык – татарский. Воспитание уважения к другим народам. Интерес к изучению их языков.

Библиотекарь провела беседу с учащимися 1-4 классов  “Туган телем—иркә гөлем”. Библиотекарь говорила с ребятами о том, что каждый язык красив и богат. Слова академика Рузаля Юсупова о родном языке: “Язык - это достояние всего народа, многовековое творчество тысяч, миллионов людей. Поэтому никто не имеет права проявлять пренебрежение к языку, неосторожно обращаться с ним, портить его по своему вкусу.

Язык-самый первый, самый важный признак народа, нации. Если язык исчезнет, то исчезнет и народ, и нация, владеющая этим языком. И поэтому бережно хранить и развивать родной язык, бороться за его чистоту и красоту - священный долг каждого человека культуры, интеллигенции”.

Библиотекарь провела обзор литературы, представленной на книжной выставке, познакомила с имеющимися энциклопедиями и словарями по языкознанию.