Село-Чуринская сельская библиотека - филиал № 34

“Иң яхшларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатларын укыйбыз"

6 март көнне Село-Чура авыл китапханәсендә “Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатларын укыйбыз”-Республика акциясендә укучылар белән катнашылды. Укучылар Алиш премиясенә лаек булган язучылар һәм аларның китаплары белән “Алиш эзләре буйлап” исемле күргәзмә аша таныштылар. Әлеге язучыларның кызыклы хикәяләрен, шигырьләрен, әкиятләрен сәнгатьле укыдылар һәм сәхнәләштерделәр. А.Алишның тормыш юлы презентация аша искә алынды, әкиятләре күрсәтелде. 16 бала катнашты (2-5 сыйныф укучылары).