Село-Чуринская сельская библиотека - филиал № 34

Наши истоки. Читаем фольклор”акциясендә катнашу

20 нче февраль көнне Халыкара туган тел көне уңаеннан “Наши истоки. Читаем фольклор”акциясендә катнашылды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар белән “Телен белгән илен белер” исемле әңгәмә, “Туган телем- иркә гөлем”-шигырь бәйрәме үткәрелде,  “Буыннар чылбыры өзелмәсен” диеп аталган әдәби күргәзмә оештырылды. Милли язучыларыбыз Г.Ибушев, Я.Емельянов, Г.Рәхим, Е.Уткин иҗатлары искә алынды, шигырьләре укылды. Шулай ук, керәшен бәйрәмнәрендә борынгыдан килгән “Борылдырыш”, “Капкалы”, “Чабата” уеннары өйрәтелде, җырлары искә төшерелде.