Балаларга куркынычсыз интернет!
«Куркынычсыз интернет атнасы» кысаларында Село-Чура авылы китапханәсендә “Балаларга-куркынычсыз интернет! ” дигән әңгәмә уздырылды. Балалар белән Интернет челтәрендә эшләү кагыйдәләрен искә төшердек.Әңгәмә барышында укучылар интернетның файдалы һәм зарарлы яклары белән таныштылар һәм кызыклы мәгълүмат табу якларын өйрәнделәр. Ахырдан “Интернет челтәрендә безне нинди куркынычлар сагалый һәм аларны ничек читләтеп үтәргә ?” дигән сорауларга җаваплар тыңланды. Чарада 3 нче сыйныф укучылары , 9 укучы катнашты.