“Убырлы һәм Шүрәләнең кырын эшләре”
3 нче гыйнвар көнне “Хуш киләсең Яңа ел!” исемле балалар ёлкасы уздырылды. Бәйрәмдә “Убырлы һәм Шүрәләнең кырын эшләре” исемле сценка күрсәтелде. Ёлка 4-7 нче класс укучылары ярдәмендә балалар белән төрле кызыклы уеннар, Кыш бабайга шигырь сөйләүләр, чыршы тирәли әйләнүләр, җырлар һәм биюләр белән узды. 17 укучы катнашты, 55 кеше бәйрәм карарга килгән иде.