“Тормыш матурлыгы өлкәннәрдә!”
1 октябрь –Өлкәннәр көне уңаеннан, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Тормыш матурлыгы өлкәннәрдә!” диеп исемләнгән бәйрәм уздырылды. Бәйрәмгә авылыбызның төрле төбәктә озак эшләп лаеклы ялга киткән өлкәннәребез чакырылган иде. Кичә мул табын өстәлләр арасында, концерт номерлары,борынгы милли биюле-җырлы уеннар белән үтте.