Село-Чуринская сельская библиотека - филиал № 34

“Җәйге моңнар”

26  август көнне мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә- Республика көне уңаеннан  “Җәйге моңнар ”-исемле  музыкаль бәйрәм кичәсе уздырылды.

Кичәнең беренче өлеше балалар белән :төрле уеннар, Татарстан турында сораулар белән узды. 25 бала катнашты.

 Бу уңайдан китапханәдә “ Мин яратам сине,Татарстан!”- исемле   тематик күргәзмә төзелде һәм бәйрәмгә килгән балалар белән  күргәзмә янында әңгәмә үткәрелде.

Максат:Балаларның Татарстан турында белемнәрен тирәнәйтү,туган ил, Ватан белән горурлану хисе тәрбияләү,үзара дуслык мөнәсәбәте тәрбияләү иде.

Әңгәмәдә Татарстан турында мәгълүмат укылды;

Нәтиҗә: Балалар китапханәдән  укырга китап,  журналлар алдылар.