Питрау
12 июль көнне керәшен халкының борынгы бәйрәме Питрау сабантуе уздырылды. Кичен бар халык яше-карты,бала-чагасы Кече Чура авылына, елга буена бәйрәмгә җыелды.
Бәйрәмне- “Карендәшләр” һәм балалар “Тәңкәләр”ансамбльләре ачып җибәрде.
Максат: Яшьләргә һәм балаларга борынгы милли уеннарны, биюләрне, җырларны өйрәтү,авыл халкына күңелле ял оештыру.
Бәйрәм төнгә кадәр төрле милли уеннар “Назалы”,”Борылдырыш”,
“Күз бәйләп кыңгырау уены”,”Чабата”биюләре белән барды,балалар һәм зурлар көрәше һәм төрле спорт ярышлары белән үтте.