Симет
27 май көнне мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә авылыбызда борынгы милли бәйрәм -Симет үткәрелде. Бәйрәмне үзенең моңлы җырлары белән "Карендәшләр" халык ансамбле һәм Питрәч районыннан килгән “Сәяр” ансамбльләре ачып җибәрделәр. Шулай ук, электән килгән түгәрәк, капкалы, борылдырыш уеннары искә алынды. Халыкның күңелен күрер өчен, төрле кызыклы ярышлар оештырылды: судан балык тоту, таяк, аркан тартыш, балаларга чүлмәк вату, әйбер кисү һ.б.уеннар. Симеттә җырчы кызларыбыз һәм егетләребез үзләренең моңлы җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм бүләкләү һәм милли чабата биюләре белән тәмамланды. Халык бик күңелле ял итте.