Село-Чуринская сельская библиотека - филиал № 34

“Яшь хокук белгече”

2 нче ноябрь көнне 9-10 сыйныф укучылары белән “Яшь хокук белгече” исемле тәрбия сәгате үткәрелде.

Чара  балаларга хокук тәрбиясе бирү, хокук бозу очракларны булдырмау, яшьүсмерләрдә шәфкатьлелек тәрбияләү максатыннан оештырылды.

Укучыларга тәрбия сәгатендә закон, хокук һәм бурыч терминнары аңлатылды, бала хокукын яклаучы халыакара документ (Конвенция) белән таныштырылды. Китапханәдә “Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал” исемле тематик күргәзмә төзелде һәм укучыларга таныштырылды.

5 укучы катнашты.