Бөтенрәсәй «Наши истоки. Читаем фольклор»акциясенә һәм Туган тел көненә карата викторина
21 февраль көнне бөтенрәсәй «Наши истоки. Читаем фольклор» акциясенә һәм Туган тел көненә карата 4 нче сыйныф укучылары белән «Туган телем – горур телем” исемле викорина үткәрелде.
Максат: туган телгә, ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү; тел байлыгын үстерү; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.
Викторинаның беренче туры халык авыз иҗатына багышланды. Әкият, җыр сүзләре, табышмаклар укылды. Икенче турда мәкальләр, әйтемнәр буенча белемнәре тикшерелде. Өченче турда тел турында Ш.Галиевның “Туган телнең туган көне”, “И туган телем”, С.Гәрәеваның “Туган телем” шигырьләре сәнгатьле итеп сөйләнде. Укучылар викторинада үзләрен бик актив тоттылар. Туган тел көненә багышланган чара бик күңелле үтте.