Село-Чуринская сельская библиотека - филиал № 34

3 декабрь — Халыкара инвалидлар көне

3 декабрь — Халыкара инвалидлар көне. Еш кына инвалидларны физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип атыйлар. Әмма, аларның күбесе көчле рух һәм сокланырлык тормыш белән яшиләр, еш кына аларның тормышы күпләргә  үрнәк булып тора. Алар тормышны бик яраталар, тормышның һәр көненә кадерлиләр һәм шатланалар. Нәкъ менә шундый шәхесләр, аларның иҗаты, тормышы белән таныштыру максатыннан  «Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.  Күргәзмәдә яралы язмышка дучар булган талантлы шәхесләребез Ф.Яруллин, Р. Шәрипов, Г.Сәгыйров китаплары белән беррәттән врачлар тормышын яктырткан, төрле авыруларны җиңгән кешеләр турындагы китаплар да урын алган иде. Бу китаплар һәммәсе яшәешнең мәгънәсен югалтмыйча тормышка  өмет белән карарга өндиләр. Күзәтүне тыңлаган яшьләр моңа тагын бер кат ышанып киттеләр.

 

3 декабря-Международный день инвалидов. Часто инвалидов называют людьми с ограниченными физическими возможностями. Однако, многие из них живут сильной духом и удивительной жизнью, зачастую их жизнь является примером для многих. Они очень любят жизнь, ценят и радуются каждому дню жизни. С целью ознакомления с жизнью и творчеством таких личностей был проведен обзор книжной выставки «Тепло ждет на земле каждое сердце». Наряду с книгами талантливых личностей Ф.Яруллина, Р.Шарипова, Г.Сагирова, оказавшихся в бедственном положении, на выставке были представлены книги о людях, которые освещали жизнь врачей, преодолевали различные болезни. Все эти книги призывают смотреть на жизнь с надеждой, не теряя смысла.