Экоквест
26 нчы ноябрь көнне 6 сыйныф укучылары белән Экология елына карата “Экоквест” исемле уен оештырылды. Ул көнне дуслык һәм патриотизм темалары да читтә калмады. Квест 8 тукталыштан тора иде. Укучылар аны алдан әзерләнгэн карта ярдәмендә таптылар.Һәртукталышта аларны кызыклы биремнэр, сораулар көтте. Җавапны дөрес белмәгән очракта җәзалар үтәделәр һәм 2 нче этапка карточка ярдәмндә уздылар. Буталган хәрефләрне, сүзләрне табу, кроссвордларны чишү, җырлау, кызыклы хәлләрдән чыгу, чүпләрне аерып җыю, табигатьтә фотосүрәткә төшү, флаг буяу, китапларны темалары буенча аера белү( Экология,әдәби китаплар,патриотизм) укучыларга бик ошады. Ахыргы тукталыш. китапхандә яшерелгән хәзинә эзләү аларны гаҗәпләндерде, чөнки ул китап формасындагы шкатулкада качырылган иде. Укучыларга истәлеккә үзләре тапкан хәзинә эчендәге значоклар тапшырылды. Уен тәмамлангач экология елына куелган күргәзмә янында әңгәмә уздырылды. Әлеге мероприятие бик күңелле узды. Укучылар сөенеп, тагын катнашырга теләк белдереп кайтып киттеләр.