Село-Чуринская сельская библиотека - филиал № 34

Симет бәйрәме

10 нчы июнь көнне мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә авылыбызда борынгы милли Симет үткәрелде. Бәйрәмне үзенең моңлы җырлары белән "Карендәшләр" халык ансамбле һәм “Айбагыр” балалар төркеме ачып җибәрделәр. Шулай ук, электән килгән түгәрәк, капкалы, борылдырыш уеннары искә алынды. Халыкның күңелен күрер өчен, төрле кызыклы ярышлар оештырылды: судан балык тоту, таяк, аркан тартыш, чүлмәк вату, әйбер кисү һ.б.уеннар. Симеттә җырчы кызларыбыз һәм егетләребез үзләренең моңлы җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм бүләкләү һәм милли чабата биюләре белән тәмамланды. Халык бик күңелле ял итте.