Керәшенем - асыл бизәгем!
19 нче февраль көнне Халыкара туган тел көне уңаеннан “Наши истоки. Читаем фольклор”акциясендә 2-3 сыйныф укучылары белән катнашылды. Укучылар белән узебезнең борынгы милли бәйрәмебез Симет бәйрәменең тарихы ойрәнелде. Олы кондә көнгә карата сынамышлар, әйтемнәр укылды. Керәшен тарихын, фольклорын ачыклаган китаплар ярдәмендә “И телем – тере тарихым. Син минем киләчәгем” исемле күргәзмә төзелде. Милли язучыларыбыз Г.Ибушев, Я.Емельянов, Г.Рәхим, Е.Уткин иҗатлары искә алынды, шигырьләре укылды. Шулай ук, керәшен бәйрәмнәрендә борынгыдан килгән “Борылдырыш”, “Капкалы”, “Чабата” уеннары өйрәтелде, җырлары искә төшерелде.