Село-Чуринская сельская библиотека - филиал № 34

Интернет безнең дусмы, дошманмы?

1 нче февраль көнне "Куркынычсыз интернет" атналыгына багышланган “Интернет безнең дусмы, дошманмы?” дип аталган китапханә дәресе үткәрелде. Әлеге темага әзерләнгән презентация карап утелде. Балалар дәрестә интернетның уңай һәм тискәре яклары турында фикер алыштылар. Хәзерге көндә бик  популяр информация чыганагы икәнен искәртеп үттеләр. Шулай ук китап, сүзлекләр ярдәмендә кирәкле информацияне таба алу мөмкинлеге турында әйттеләр. Интернетта үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре каралды. Чарада 5 укучы катнашты.