Муса Җәлил-каһарман шагыйрь!
15 февраль көнне М.Җәлилнең туган көнен искә алып , “Муса Җәлил-каһарман шагыйрь”- исемле шигърият сәгате үткәрелде.
Китапханәгә килгән балалар белән шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация каралды,китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Балалар Муса Җәлилнең “Дару”,”Карак песи”, “Куян”, “Күке” шигырьләрен кычкырып укыдылар. Бу чара балаларда горурлык хисе, үз-үзләренә ныклы ышаныч, шигърияткә мәхәббәт тәрбияли.