Село-Чуринская сельская библиотека - филиал № 34

“Туым Жондозы” – “Рождественская звезда”

26 ноябрь көнне “Туым Жондозы” – “Рождественская звезда” конкурс-фестиваленең беренче зональ сайлап алу туры узды

Чарага Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, Кукмара Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе  Гөлнара Гареева да килгән иде.

Беренче этапта Кукмара, Питрәч, Мамадыш районнарыннан килгән коллективлар һәм солистлар чыгыш ясады. Село-Чура авылы “Салават күпере” балалар бакчасында оешкан коллектив - фестивальнең иң яшь катнашучылары булдылар.

 

Кукмара зонасында балалар, яшүсмерләр, яшьләр, олылар төркеменнән барлыгы 15 номер тәкъдим ителде. Чара ахырына якынлашкач, жюри конкурсантларның чыгышларына бәйле киңәшләр бирделәр.

 

Шулай итеп, этник вокал номинациясендә Кукмара районы Село-Чура авылы кызы Ангелина Тимофеева һәм Питрәчтән Кирилл Спичков беренче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде. Ә халык вокалы номинациясендә Мамадыштан Ангелина Салгановага тиңнәр табылмады. Фольклор этнография коллективы номинациясендә Кукмарадан “Тәңкәләр”, фольклор ансамбль номинациясендә Мамадыштан “Карендәшләр” беренче урынны алды.

“Туым жондозы” фестивален оештыруга булушуы очен Азина Лидия И. рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

 

26 ноября в с.Село-Чура Кукморского района состоялся первый зональный этап конкурса-фестиваля «Туым жондозы» – «Рождественская звезда».

Азина Лидия И. награждена благодарственным письмом за вклад в организацию данного конкурса.