"Тукай-сүнмәс йолдыз ул!"
26 апрель көнне Бөек татар шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел уңаеннан Сәрдекбаш балалар бакчасында " Тукай-сүнмәс йолдыз ул!" исемле кичә үткәрелде. Балаларга Габдулла Тукайның авыр балачак елларын сөйләп киттем, аның үсмер чагын тасфирладык, соңыннан Тукайның балаларга язган әкиятләрен, шигырьләрен укып киттем. Балалар игьтибар белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Балалар үзләре дэ Тукайның шигырьләрен яттан сөйләп бирделәр. Г.Тукайга багышланган кичә бик куңелле үтеп китте.