Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Инвалидлар декадасы уңаеннан

4 декабрь көнне Сәрдекбаш китапханәсендә " Игелек кылып яшик " исем астында физик мөмкинлекләре чикләнгән гаилә белән игелек сәгате үтте. Гөлназ Хасанова балалары белән китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштылар, шәфкатьлелек темасына багышланган, күңел кылларын тибрәтерлек шигырьләр, риваятьләр укылды. Шул темага булган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Яшь гаилә белән чәй өстәле артында тормыш турында сөйләшеп тә алдык.