"Әнкәйләргә йолдызлардан һәйкәл салырлык !"
30 ноябрь көнне әнилэргә багышланган " Әнкәйләргә йолдызлардан һәйкәл куярлык" исемле кичә үткәрдек. Укучы балаларыбыз әниләргә багышлап матур шигырьләр сөйләделәр, искитмәле биюләр башкардылар, моңлы жырлары белән таң калдырдылар. Хәрберсе әниләренә матур , йөрәккә кагылышлы теләкләр җиткерделәр. Кунакка килгән әниләребез куңелләре тулып күз яшьләрен дә кызганмадылар. Кичә бик матур һәм истә калырлык булып узды.