Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Cөмбелә - уңыш бәйрәме

19 октябрь көнне Сәрдекбаш авыл клубында балалар белән Сөмбелә- уңыш бәйрәме үткәрелде. Балалар узләрендә үскән яшелчәләр алып килделәр. Анда нинди генә зурлыкта һәм формада юк иде алар. Кабак, кабачки, помидор, суган, кишер, чөгөндер дисеңме, барсы да искиткеч ! Башта шул матурлыкка хозурланып тордык ! Аннан балалар төрле табышмаклар чиштеләр. Яшелчәләр турында әйтемнәр, мәкалләр әйтелде. Бәйрәм төрле уеннар белән дәвам итте. Балалар бик актив һәм шаян иделәр.