Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Өлкәннәр көне

5 Октябрь көнне Сәрдекбаш мәдәният йортында Өлкәннәргә багышланган " Көзге моңнар" бәйрәме узды. Бәйрәмдә Сәрдекбаш, Уразай авылларында яшәуче өлкән яшьтәге апалар, абыйлар кунак булдылар. Бәйрәмебез матур җырлар, әчтәлекле шигырьләр белән үрелеп барды. Чәй өстәле артында өлкәннәребез үткәннәрне искә алып, берберсенең хәлләрен сораштырып, моңлы җырлар сузып бик күнелле ял иттеләр. Якташыбыз Наилә апа Сагьдиева узенең язган шигырен укып китте , барчабызга җылы теләкләр теләде. 5 Октябрь - укытучылар көне дә, шул уңайдан өлкән ветеран-укытучыларыбызны да бәйрәм белән котладык.