Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 110 ел

  " Туган илем, барлык рухым сиңа,

    Барысы синең өчен!.."     А.Алиш

 Балалар шагыйре Абдулла Алишның тууына 110 ел уңаеннан 15 сентябрь көнне Сардекбаш китапхәнәсендә балалар белән очрашу булды. Балалар А.Алишның биографиясы, тормыш юлы белән танышып киттеләр, презентация карадылар. Соңыннан А.Алишның әкиятләрен, әсәрләрен, шигырьләрен кычкырып укыдык, балалар чиратлашып әкиятләрнең эчтәлеген сөйләделәр.

  Абдулла Алиш бик күп мәгнәле шигырьләр, әсәрләр язган. Бик күп сугыш тематикасына, туган иленә,балаларга багышлап язган китаплары. Аның әсәрләрендә сугыш елларының ачысы, авыр тормыш күрсәтелә. А.Алишның китаплары яхшы белән яманны күрергә, хезмәтне яратырга,олыларны хөрмәт итәргә һәм чын кеше булырга өйрәтәләр. Шушы сыйфатларның кирәклеге балаларга да җиткерелде.