"Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге"елы
Сәрдекбаш авыл китапханәсендә "Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге"елы уңаеннан күргәзмә үткәрелде.Күргәзмә халыкның көнкүрешен, аның һөнәрләрен,яраткан шөгыльләрен ассызлыклады. Әлеге күргәзмәдә халык батырлыгын,үзебезнең геройларны чагылдырган материаллар,китаплар да өстенлек алды.Шулай ук махсус хәрби операция өчен ясалган әйберләр дә урын алган иде.Мисал өчен:оекбаш-бияләйләр,чәйләр,кулдан киселгән токмачлар,чәк-чәкләр.Һәр буынның үз батыры бар! Без аларны белергә һәм аларны онытмаска тиешбез!