Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Ир-егетләргә бильярд ярышы

Афганчылар һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ир-егетләр өчен бильярд буенча турнир оештырылды. 2 көн дәвамында (13 һәм 16сы) ир-егетләребез кичләрен бик күңелле һәм файдалы итеп уеннар уйнадылар. Әлеге уеннарда Афган сугышы ветераны Шакиров Рәис абый да катнашты.
Афган,Чечен сугышында һәм хәзерге махсус хәрби операцияләрдә катнашучы ир- егетләребезгә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Саулык- сәламәтлек белән озын гомер кичерергә насыйп булуын телибез!
Ватанны саклау һәрвакыт ир- егетләрнең изге бурычы! Һәр буынның үз герое була,әлеге геройларны белергә,онытмаска кирәк!
#сардекбашскаясельскаябиблиотека
#сәрдекбашавылкитапханәсе