"Муса Җәлилнең иҗатын өйрәнәбез"
Сәрдекбаш урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә "Муса Җәлилнең иҗатын өйрәнәбез" дип аталган танып белү дәресе уздырылды.Балалар белән Җәлилнең тормыш юлы турында искә төшерелде.Язучының балаларга таныш булган шигырьләре укылды һәм китапларына күргәзмә ясалды.Соңыннан балалар белән үзебез китап нәшер итүдә катнаштык.Һәр бала да Җәлил шигырьләрен чагылдырган рәсемнәр буядылар һәм әлеге рәсемнәр белән китап ясадык.
#БатырҖәлил
#ГеройДжалиль
#сардекбашскаясельскаябиблиотека
#сәрдекбашавылкитапханәсе