"Әниләр марафоны" очрашуы
Сәрдекбаш авылы китапханә мөдире Нәбиева Гөлназ районның Үзәк китапханәсендә уздырылдан "Әниләр марафоны" клубы очрашуында катнашты. Әлеге җылы һәм күңелле чараны «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты, «Әниләр марафоны»проекты авторы Динара Әхмәт оештырды. Очрашу кысаларында катнашучылар белән шәхси эшмәкәр һәм психолог Райнур хәзрәт Газизов аралашты. Ул балалар психологиясе, гаилә мөнәсәбәтләре, шәхес үсеше һәм рухи тәрбия темаларына кагылып, әниләрне борчыган сорауларга җентекләп җавап бирде. Әлеге очрашу һәр катнашкан кешедә бары тик җылы хатирәләр генә калдырды.