Күмәк чанада шуу.
Каникул чорында балаларның мәдәни ялын оештыру өчен Уразай һәм Сәрдекбаш авылларында күмәк чанада шуу бәйрәме үткәрелде. Уразай чишмәсе янында узган чарада катнашучыларның барысы да күңелле атмосфера шаукымында ял итте. Бәйрәмнең иң көтеп алынган мизгеле-җигүле ат чанасында йөрү булды.Авылыбыз өчен җан атып яшәүче Илшат абый Галимов балаларны һәм өлкәннәрне чанада йөртүне ел саен үз теләге белән башкара.Аңа чын күңелдән барыбыз да рәхмәтле! Бәйрәмдә кайнар чәй, коймак һәм тәм-томнар белән сыйланырга мөмкин иде.