12 ноябрьдә район Мәдәният йортында төбәкара “Без китаплардан башка ничек яшәр идек?” дигән китап фестиваленең ачылыш тантанасы үтте. Сәрдекбаш авыл китапханәсе дә әлеге чарада катнашты.Чарада Сергей Михалков әсәрләре буенча үткән “Поэт страны детства: Сергей Михалков” иҗади конкурс җиңүчеләре бүләкләнде. Район Мәдәният йорты фойесында тематик күргәзмәләр, иҗади конкурста җиңүчеләрнең рәсемнәреннән экспозицияләр тәкъдим ителде. Тантаналы ачылышта Кукмара районының яшь талантлары чыгыш ясады. Фестивальнең беренче көнендә сәнгать эшлеклеләре белән иҗади очрашулар узды.
Балалар язучылар Олег Трушин һәм Ольга Колпакова, рәссам-иллюстратор Наталья Леонова, рәссам-дизайнер Ольга Роженок, театр һәм кино артистлары Полина Нечитайло һәм Дмитрий Высоцкий, мультиинструменталист Роман Ломов һәм җырчы Ирина Музалева, “КВАМ” чемодан-дуэты, актерлар Андрей Князьков һәм Алексей Мельник белән очраштылар.