"Ипи булса, көннәр дә җылы"
Ипи бит ул
Ипи сайлый берәү кибеттә –
Төртә, баса, исни, чеметә.
Күперепләр пешкән икмәкне
Гаепсезгә шулай тилмертә.
Кем пешергән, кайдан кайткан, дип,
Монсы иске, монсы каткан, дип,
Ипи сайлый берәү кибеттә,
Ипекәйне шулай тилмертә...
Акча да бар. Акча сикертә.
Тамак туклыклыгы кикертә.
Зур эш майтаргандай замандаш
Ипи сайлый... “Агы симертә,
Карасының эче әчерәк,
Түгәрәге бераз тәмлерәк...
Ансының да төбен бозганнар!”
Түз йөрәгем яме... Түз йөрәк!
Калды ипи. Кирәк булмады...
Хәтерләрдә тарих чыңлады.
Ачлык еллар кабат яңарып
Өзелепләр җаным елады!
“Бер чеметем ипи бөртеген
Курка идек, балам, йотарга.
Куша иде безгә әниләр
Тел астына куеп тотарга.
Ипи дигән сүзне ишетү
Әйләндерә иде башларны.
Башак җыяр якты көн көтеп
Куа идек уйда карларны.
Ипи бит ул... Ипи! Ипекәй!
Ипи сулыш! Ипи ул – әнкәй!
Ипи бит ул...” Сүзләр табалмый
Тынып калган иде әбекәй...
Ипи сайлый берәү. Ашыга.
Телефоны кызган. Пар чыга.
Җитәкләгән газиз баласын...
Бала ятлый, ятлый анасын...
Кузгатырга, берүк, язмасын
Уфалланың авыр арбасын...
Илмира Гыймаева
– Миңа «Инәкәй!» дип эндәшегез! –
Диде безгә әнкәй нигәдер…
Әйтә алмыйм – бу сүз кайсы яктан,
Кайсы тарафлардан киләдер?
…Бар иде бит шундый рәхәт чаклар!
Караулы һәр казык, һәр такта…
Мич алдында чуен… бәрәңгеле…
Чыжлый чәйнек кече учакта…
Барыбыз да бергә – мич алдында…
Һәркем исән… Бергә бергәсен,
Ләкин беребез дә белми әле
Кемнең кая барып керәсен!
Ипи көтәбез лә:
– И инәкәй,
Ач инде шул мичнең капкачын!
– Ачар идем мичнең капкачын да…
Ярар микән аны ачкачтын?
Уртасы чи калып, асты көеп,
Нишләрмен соң өсте килмәсә?
…Абау бу инәкәй! Үз сүзе сүз!
Бирми икән Ходай бирмәсә!
Мич капкачын ачмый… Үзе исә
Шул капкачны ачып карый да
Әйтеп куя:
– Инде, Ходай кушып,
Йөзе генә килсә ярый ла!..
Мич көймәсе таман-таманын да…
Ипекәйнең өсте купмасын!
Чү, атасы! Суык кертәсең бит!
Яп ишекне! Шуның тупсасын
Киезлә, дип, ничә әйттем сиңа!
…Без – сәкедә… Ипи көтәбез…
Шул ипине кабып карар өчен
Мичкә керер хәлгә җиткәнбез…
Чү, агайне! Берүк шауламагыз! –
Мичтән ипи ала инәкәй!
Сындыра ул кайнар ипекәйне,
Чыжлатып май яга инәкәй!
Сап-сары май сеңгән ипекәйнең
Кайнарлыгы – авыз пешәрлек,
Тик бер генә кабып карау өчен
Сират күперләрен кичәрлек,
Яланаяк кузга төшәрлек!
…Бар иде бит шундый нурлы еллар –
Барыбыз да бергә, исәннәр!
Мич астында чикерткәләр сайрый…
Җылы идән, якты түшәмнәр…
Ниләр генә кичермәде кеше,
Күпме илдә, юлда йөрмәде!
Ләкин аның күз алдында торды
Җиңел саплы ипи көрәге…
Эзләп тапкач юкәлекнең иң тын,
Баллы чәчәк аткан җирләрен,
Саф юкәдән иҗат итте оста
Изге корал –ипи көрәген!..
…Иң түрдәге ипи булар бөрки…
Ала шуны ипи көрәге…
Кайнар көрәктәге кайнар ипи –
Шул,инәкәй,синең йөрәгең!
Зөлфәт