Шәмсия Җиһангирова "Килен капкасы" хикәясе
Килен капкасы (хикәя)
( Дәвамы...)
Еллар үтә, без үсә, әти-әниләр, әби-бабайлар картая, берәм-берәм якты дөньяны ташлап, бакыйлыкка күчә тордылар. Андый хәбәрләрне мин йә үзем сирәк-мирәк авылга кайтканда, йә әнкәем хатлары аша белә идем. Чираттагы авылга кайтуымның берсендә әнкәем мине кайгылы хәбәр белән каршы алды. Бер ай элек Мәдхиямал әбиебез дөнья куйган. Миңа авыр булмасын дип, хатка язмыйча, кайтуымны көткәннәр.Чыннан да, авыр булды аны югалту. Тәбәнәк кенә җыйнак гәүдәсе, бала итәкле күлмәге, күлмәге өстеннән бәйләп куелган, мәңге салынмый торган алъяпкычы, башындагы иңнәрен ябып торучы чәчәкле яулыгы, һәрчак елмаюлы ачык йөзе, һәр көн диярлек “Килен капкасыннан” гына ялт итеп килеп керүләре... Берәм-берәм барысы да күз алдына килеп, төшләргә кереп, җанны сыкратты, күзләргә яшь бөялдерде. Вафатына бер генә ай булу сәбәпле, авылда Мәдхиямал әбинең үлеме белән бәйле имеш-мимешләр тынмаган иде әле. Ул имешләр арасыннан “Әшрәфҗан “үлә белмәдең инде тәки...” дип, әнисенә бер генә мәртәбә башын селтәп җибәргән икән...” дигәне йөрәгемнең әллә кай җирен кисеп алгандай булды һәм... нигәдер мине ышандырды... Юкка гына шыксыз, ямьсез, күңелсез нәрсәләрне күргәндә, “мәет чыккан йорт шикелле” димиләр икән. Әбекәемнең әллә каян нур чәчеп торган тәбәнәк, иске өе боегып, бөкерәеп калган, нуры, коты киткән, капкабыздан чыгуга, яныннан үтмәс өчен урамның каршы ягына чыгып, ул якка борылып карамыйча, башымны иеп кенә үтеп китәм. Мәдхиямал әби “китеп” бер-ике ай да үтми, “инәй үлмичә, өйләнмим” дигән Әшрәфҗан авылның түбән очыннан туйсыз-нисез генә үзе кебек кияүгә чыкмыйча “сазаган” кызны алып кайтып та утырта, бер-ике атнадан аерып та җибәрә. Әнкәем аның белән ныклап аралаша-белешә дә алмый калган, килен кеше урам капкадан да, “Килен капкасыннан” да безгә кереп йөрмәгән. Әшрәфҗаннан курыккандыр ахрысы бичара. “Берәр нәрсәгә ачуы чыкса, баш белән генә әйләндереп җибәрә...” дип зарланган, имеш, “сазаган” әти-әнисенә. Әнкәем дә, Әшрәфҗан абыйдан куркыптырмы, Мәдхиямал әбинең үлеменнән соң, “Килен капкасын” аркылы-торкылы такталар белән кадаклап, келәсен бикләп куйган.
Шул беренче “уңышсыз тәҗрибәдән” соң аллы-артлы тагын өч “килен” килеп китә әле бу йортка. Белмим, кемгә кайсы ягы килешмәгәндер, дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә нишләптер аннан уттан курыккан кебек курка идем. Әле теге – кашык урынына катык сорап йөргән заманнарда ук йомыш белән Мәдхиямал әби янына кергән саен Әшрәфҗан абыйны гел бер: өй түренә куелган агач караватта яткан хәлдә күрә идем. Ачык чырай күрсәтмәс, биргән исәнлегеңне алмас... Өй эченең бушлыгы, тупас кына итеп кулдан ясалган ике агач карават, иске сандык, ашъяулыксыз өстәл, пәрдәсез тәрәзәләр дә хәтеремдә. Әнисенә берәр эштә булышты микән, әмма ул колхоз эшенә йөрмәде шикелле. Эшкә әйтергә дип килгән бригадирга: “Мин колхоз эшенә йөрмим, әнә, урыс эшләсен...” дип кенә җавап бирә икән диләр иде.
Дүрт хатынның “тәмен татып” караганнан, тирә-юньгә “хатын белән тора алмый” дигән даны таралганнан соң, елдан артык ялгызы яшәгән Әшрәфҗан көннәрдән беркөнне Башкортостан ягыннан бишенче “тәҗрибә” алып кайта.
...Ашкынып туган ягыма кайтып киләм. Үзебезнең Югары Оч урамына борылуга, йөрәгем җилкенебрәк тибә башлый. Мине урам як тәрәзәдән күреп алган әнкәем атылып урамга чыгар, йөгерә-атлый каршыма килер... Менә өйләрне саный-саный, йөгрә-атлый кайта торгач, Мәдхиямал әбиләр турына җиттем. Тәрәзәләренә күзем төшеп, сискәнеп куйдым. Бу нинди могҗиза?! Тәрәзәләргә чиккән ап-ак пәрдәләр эленгән түгелме?! Әнә капкабыздан әнкәем атылып чыкты: “Бакчада чүп утый идем, кызым, күрми калганмын...” дип тәкрарлый-тәкрарлый, кочагыма ташланды. Елашып күрешүләр, сагынылган сөйләшүләр. Минем күңелне гел теге чигелгән ак пәрдәләр кытыклап тора. Җаен туры китереп, сүз арасына үземне кызыксындырган сорауны кыстырам: “Мәдхиямал әбинең тәрәзәсендә нинди чиккән пәрдәләр ул? Күземә генә күрендеме?!” “Юк, күзеңә ялгыш күренмәгән, – ди әнкәем. – Килен төште бит Мәдхиямал әбиеңә.Үзе генә күрми китте килен рәхәтен мәрхүмәкәем... Әле син өй эчләрен күрсәң?! Бөтен нәрсә чигүле. Мендәрләр, ишек, матча кашагалары, карават япмалары... Ул өендәге чисталык! Идәннәре сары май кебек! Пешергән ашлары терекөмешмени, телеңне йотарлык! Ул камырлары! Бик уңган булып чыкты Гөлсәрвәр килен... ”. “Ә Әшрәфҗан абый?” Әнкәем тел төбемне шунда ук аңлады: “Шул Әшрәфҗан инде... Бөкерене кабер генә төзәтә, диләр дә... Ай-һай, төзәтә микән?!”
Әле уңган киленне үз күзләрем белән күрмәгән булсам да, аны кызганудан эчем “жу-у-у” итеп китте. Ни өчен дигәндә, үземә дә егетләр күз кыскалый башлаган, күңелемә хатын-кыз бәхете турында уйлар “оялаган” чаклар иде шул. Икенче көнне иртән чыш-пыш килеп әкрен генә сөйләшкән тавышка уянып китсәм, әнкәем миңа таныш түгел яшь кенә бер ханым белән чәй эчеп утыра. Аны “ханым” димичә мөмкин дә түгелдер, эчкерсез ачык йөзеннән, үзенә килешле чиста-пөхтә киеменнән үк тәртипле, зыялы нәсел баласы икәнлеге сизелеп тора иде. Миңа таба борылып, бик тә йомшак, ягымлы тыныч тавыш белән: “Шушымыни инде Казан каласында гыйлем эстәүче, әнисен сагындыручы кыз...” дигәнен ишеткән мизгелдән, әллә кайчаннан белгән кебек, шунда ук ярата башладым мин аны. Юынып өстәл янына килеп утыргач, күзләрендә ниндидер әйтелмәгән сагыш, моң барын тоемладым. “Сыйланып утырабыз, кызым, Гөлсәрвәр апаң өчпочмак пешергән... кап-кайнар, телеңне йотарлык тәмле... әйдә, син дә авыз ит...” Сүз арасында әнием моңарчы әйтергә оныткан шатлыгы белән дә уртаклашты: “Килен капкасын” ачтык бит без, кызым, Гөлсәрвәр апаң белән... Мәдхиямал әбиең барындагы кебек...”. Күңелемнән бала чактагы хатирәләрне барлап, әнкәемнең әлеге хәбәреннән чиксез куанып куйдым.
Гөлсәрвәр апа саубуллашып чыгып киткәч, әнкәем кабат “Килен капкасы” турында сүз кузгатты. “Бервакыт төнлә ачыргаланып елаган тавышка сискәнеп уянып киттем. Ишегалдына чыксам, Гөлсәрвәр килен, бичаракаем, ачмакчы булып, шул капка янында елап тора икән. Туңып беткән. Кышка кереп барган мәлләр иде. Менә шул төнне ачтык “Килен капкасын”... Көн яктысында капка янына якын барма, кызым, яме... Әшрәфҗан күрүе бар. Белмәсен. Үтерер...” Мин куркып, шомланып киттем: “Кемне?!” “Йә Гөлсәрвәр апаңны, йә мине...”. Мин “Нигә?” дип сорарга өлгергәнче, әнкәем үзе сүз башлады: “Әшрәфҗанның җене котыргында, өеннән чыгып качып, Гөлсәрвәр апаң шул капкадан гына миңа кереп төн үткәрә. Ел дәверенең кышы бар, җәе бар дигәндәй, гел күлмәкчән килеп керә бичара... Салкын тидереп, авырып та ятты. Җитмәсә, үтмәс хастасы да бар икән. Күкрәк бакасы. Астма диләрме әле. Чирле икәнен белгәч, үз ягында кияүгә дә алмаганнар. Бала китерергә дә ярамый икән ул хаста белән. Кул күтәрә торган гадәте беленгәч, “Әллә әти-әниең янына кайтып китәсеңме”, дигән идем, “Үлсәм дә кайтмыйм, авылдашлар алдында оятын кая куйыйм”, ди бичаракаем... Миннән гел күркә ите ала. Шуның файдасы бар икән ди хастасына...”.
Берничә көн авылда кунак булып, Казаныма кайткач та уемнан чыкмады Гөлсәрвәр апа. Искә алган саен, күземнән яшь чатнап чыга. Күңелемне ниндидер әйтеп аңлатып булмый торган сагыш катыш шом биләп ала. Кодрәтемнән килсә, үзем җилтерәтеп җитәкләп алыр идем дә туган ягына озатып, кадерләп үстергән газиз кызларын әти-әнисе кулына исән-имин килеш тапшырып кайтыр идем. Хат саен әнкәемнән Гөлсәрвәр апаның хәлен сорашам. Аның исә җавабы гел бертөрлерәк була: “Әлегә исән әле, кызым, элеккечә торып ята.Төннәрен капканың ябылганы юк...”
Ә чираттагы бер кайтуымда... “Килен капкасы” аркылы такта белән кадакланган, Гөлсәрвәр апа, Әшрәфҗаннан качып, туган якларына кайтып киткән иде. Әти-әнисе, башкорт ягына базарга барган безнең авыл кешеләрен очратып, танышып, хәл-әхвәлен белешкәннәр дә икенче көнне үк ат җигеп килеп, авылларына алып кайтып киткәннәр булып чыкты. “Иии, кызым, аның иң хикмәтлесе шунда, буйга узган иде бит Гөлсәрвәр апаң, көмәне бар иде... Матур гына түгәрәкләнеп килә иде инде гәүдәсе... Врачлар тапмаска киңәш иткәннәр. Үләсең, дигәннәр... Киңәш-табыш сорап, миңа да сүз каткан иде дә бичаракаем. Мин ни актан, ни карадан өздереп төпле киңәш бирә алмадым. Хәер, нинди генә киңәш бирсәң дә, тыңламас иде... Табам булгач, табам! Үлсәм үләм, карынымдагы баламның җанын кыймаячакмын!.. Ана йөрәге, ана җаны... бернишләр хәлләр юк... Ниләр эшләп беткәндер инде. Исәндерме-юктырмы... Ул якларга баручы-кайтучы да юктыр ахрысы... Актан-карадан бер хәбәр дә килеп ирешми ичмасам... Бер-ике атнадан Әшрәфҗан барып караган , имеш, Гөлсәрвәр киленне кире алып китмәкче булып, авыл ир-атлары, җыелышып чыгып: “Әҗәлеңне монда табасың килмәсә, безнең авылга бүтән эз басма!” – дип, куып җибәргәннәр...”
Айлар узды, еллар узып бара... Мин кияүгә чыгып, башлы- күзле булып, үз мәшәкатьләремә чумгач, авылга кайтулар тагын да сирәгәйде. Әнкәем дә олыгайды. Хәзер яулыгын яшь киленнәрчә колак артына чөеп бәйләмичә, Мәдхиямал әби кебек иңнәрен ябып, ияк астына төенләп бәйләп йөри. Авыл да картая. Утсыз өйләр, кыйшайган капкалар, җимерек коймалар ишәя бара. Мәдхиямал әбинең өе дә шул исемлектә. Ишегалларын куе биек чүп үләне басып киткән. Кадакланган “Килен капкасы” шул биек үләннәр арасына “поскан”. Бөтен ихаталарын, койма-капкаларын җанны тырный торган шыксыз сорылык чорнаган, кайчандыр гөрләп торган нигезнең коты киткән. Теге хәлләрдән соң “Рәхмәтулла бәбекәем” яшәгән якларга башын алып чыгып киткән Әшрәфҗан абый шул китүдән авылга бер генә дә кайтып күренмәгән иде.
Безнең нигездә исә туганнарымның уртак тырышлыгы белән яңа өй калкып чыкты. Яңа өйгә яңа койма-капкалар да кирәк иде. Яңа коймалар коелды, урам капка яңартылды. Әмма әнкәем “Килен капкасына” кагылырга рөхсәтен бирмәде. “Тимәгез! Торсын!” дип кырт кисте. “Аннан кереп-чыгып йөрүче кеше юк бит инде, булмаячак та...” дип кабат-кабат әйтеп, аңлатырга тырышуларның нәтиҗәсе булмады. Һаман шул: “Торсын! Алланыкын кем белә?! Бәлкем Гөлсәрвәр килен кайтып төшәр...” Мин исә, бәхәсләргә артык катнашмыйча, эчемнән генә әнкәем яклы булып утырдым...
...Менә тагын кайттым туган авылыма! Кендек каным тамган изге нигеземә. Газизләрдән дә газиз әнкәем янына. Бер күрешер өчен. Әй, гомер, гомер! Көнләп санаганда шактый озын кебек тоелса да, бигрәк кыска шул адәм баласының фанилыктагы гомере. Әнкәем әйтмешли, “бер саплам җеп кебек кенә...”.Ул да олыгайды, биреште, бетереште... Заманында таза имән кебек “шыгырдап” торган төз гәүдәсе җиргә таба иелә төшкән. Әнә ул, элеккечә гаярь ат шикелле капкадан атылып чыкмады, каяндыр табып алган кәкре таякка таянып, әкрен-салмак адымнар белән миңа таба атлый... “Әнкәемнең дә китәр вакытлары җитеп килә... ” дигән саксыз уемнан йөрәгем “жу” итеп китте. Ни хәлләр итәсең, Гамәл китабына язылып куелган вакытың җиткәч, барыбыз да шунда барасы... Кемдер иртәрәк, кемдер соңрак. “Тәкъдиреңә ни язган, шуны күрәсең инде, балакайларым..., – дияр иде Мәдхиямал әби-мәрхүмә, тирләп-пешеп әнкәем белән чәй эчеп утырган җиреннән өйдәге бөтен әйберне “ду” китереп уйнаган апам белән миңа таба борылып. – Сезнең әле бер ваемсыз чагыгыз, уйнап-көлеп калыгыз...”. Ул да әллә кайчан гүр иясе... Өй борынча саный китсәң, тагын әллә кемнәр юк. “Рәхмәтулла бәбекәем” кебекләре, исән булып та, үз гомерендә бер генә мәртәбә булса да туган авылына кайтып күренми...
Әнкәем белән чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчкәндә, аларны да искә алдык. Әшрәфҗан абый да, элеккечә, шул китүеннән, әнкәем әйтмешли, “аҗаган алгандай” юкка чыккан, кайтып күренмәгән. Алар турындагы сүзебез “Килен капкасына” ялганып китте. “Килен капкасы” да картая, кызым, әкрен-әкрен генә... эшсез торып... Син дә... елдан-ел бәлигълана барасың диимме, буй-сыныңа уйчанлык йөгергән...”. Аһ! Әнкәем! Ничек саклык белән генә искәртә минем дә олыгаеп баруымны! “бәлигълана барасың”, “буй-сыныңа уйчанлык йөгергән”... Берәү булса, йөзгә бәреп, “картаясың” дип кенә әйтер иде югыйсә! Хәер, “йөзгә бәрмичә” дөрес эшли әнкәем. Мин үзем дә тоемлыйм кая таба барганымны. Инде икенче балам мәктәпкә җыена лабаса!
Чәйләп алганнан соң, бераз чүп булса да утыйм дип, өй янындагы яшелчә бакчасына чыктым. Миңа әнкәем иярде. Койма ярыгына башларын тыгып, үзара без аңламаган телдә “ко-ко-ко” дип гәпләшеп, безнең сөйләшүгә күркәләр дә кушылды. Әтиле-әниле ике сыерчык, берсен-берсе узышып, ояда чыр-чу килешкән, мәңге туя белмәгән сары томшыклы балаларына җим ташый. Сарымсаклар баш калкыткан, суганнар тишелеп килә...
Үткәннәргә бүгенгеләрне кушып сөйләшә-сәйләшә онытылып эшләп яткан җирдән “шыгырт” иткән тавышка кинәт сискәнеп, икебез берьюлы диярлек тураеп, тавыш килгән якка “ялт” борылып карадык. Койма буенда озын булып үскән куе ботаклы чия агачлары арасыннан капка да, “шыгырт” тавышының иясе дә күренми, әмма Мәдхиямал әбиләр ягыннан кемдер “Килен капкасын” ачарга азаплана иде. Командага буйсынгандай, йөгерешеп барып, үзебезнең яклап капкага барып ябыштык...
Бергәләп тырыша торгач, “Киен капкасы”, ыңгырашкан тавыш чыгарып, кинәт ачылып китте. Күз алдыбызда пәйда булган нәфис буй-сынлы чибәр солдат егетне күреп, телсез-өнсез калдык. Бер-беребезгә карашып торган, шактый озак кебек тоелган сүзсез мизгелдән соң, өчебез беравыздан диярлек “Исәнмесез...” дидек тә тагын тынып калдык. Бу юлы тынлыкны нәфис буй-сын иясе бүлде: “Рөхсәттер бит... – диде ул, үзе кебек үк тыйнак тавыш белән. – Менә... мәрхүмә әнием вәсыяте буенча... “Килен капкасын” күреп китим дип килдем. Рузәл мин... Гөлсәрвәрнең улы... Әби-бабай янына отпускага кайткан идем. Капка турында алар сөйләгәнне бик кечкенә чактан ишетеп үстем... Моңарчы ничектер җай чыкмады... Әнием мине тапканда бакыйлыкка күчкән... “Улым үскәч мине караңгылыктан яктылыкка чыгарган, яшәү көче биргән “Килен капкасын” барып күрсен, изге капка хуҗасына Аллаһымның чиксеә рәхмәтләрен ирештереп, баш исен...” дип әйтеп калдырган...”.
Ул, сүзләрен әйтеп бетерер-бетермәс, менә-менә яшь бөртекләре тәгәрәп төшәм дип торган сөрмәле моңсу күзләрен түбән иде һәм әнкәем алдына тезләнде...
(Тәмам!)
#сардекбашскаясельскаябиблиотека
#бергәләпукыйбыз