Авылым гүзәллеге марафонында катнашыгыз!
«Авылым гүзәллеге» («Великолепие села») марафоннар фестивале старт ала!
«Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы 2024 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә «Авылым гүзәллеге» («Великолепие села») марафоннар фестиваленә гаризалар кабул итүне башлап җибәрә!
Проект татар авыллары халкы арасында милли мирасны һәм халык иҗатын популярлаштыру максатыннан үткәрелә.
Марафоннар фестиваленең тематик юнәлешләре:
1. Авылым тарихы – История моего села (төбәкнең милли тарихы, гореф-гадәтләр);
2. Авылым шәхесләре – Личности моего села (авылның танылган шәхесләре, сәнгать, мәгариф, фән, спорт һ.б. өлкәләрдә эшлеклеләре һәм авылымның Ватанны саклаучы геройлары);
3. Авылым осталары – Мастера моего села (декоратив-гамәли сәнгать осталары һәм аларның иҗат җимешләре);
4. Авылым риваятьләре – Легенды и мифы моего села (халык авыз иҗаты);
5. Авылдашларым иҗаты – Творчество моих односельчан (музыка кораллары, костюмнар, әсәрләр, җырлар, биюләр);
6. Авылым чишмәләре – Родники моего села (чишмәләрнең тарихи кыйммәте).
Фестиваль бәйгесендә катнашу өчен:
1. Марафоннар фестиваленең Нигезләмәсе белән игътибар белән танышып чыгыгыз: tat-i.net/tt/node/734.
2. ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәдә (vk.com/avilimguzallege) беркетелгән әлеге анонска комментарийларда катнашуны белдереп "+" тамгасын, үзегезнең исем-фамилиягезне, туган авылыгызның исемен, авыл урнашкан өлкә/районыгызны языгыз һәм әлеге язма белән үз аккаунтыгызда уртаклашыгыз.
3. Фестивальгә материалларны яхшылап әзерләгез һәм 2025 елның 1 мартыннан 21 мартына кадәр марафоннар фестивалендә катнашып үз авылыгызны танытыгыз.
Марафонның һәр юнәлешендә җиңүче истәлекле приз һәм диплом алачак һәм иң яхшы эшләр «Авылым гүзәллеге» («Великолепие села») электрон мәйданчыгында урнаштырылачак.
Үз туган авылларын яраткан һәм хөрмәт иткән, туган авылын танытып фестивальдә катнашкан һәр катнашучыга чын күңелдән уңышлар телибез!
https://vk.com/wall-215256536_657
#АвылымГүзәллеге #фестиваль #марафон #бәйге #конкурс #татар #авыллар #татарча #ТуганАвыл #ТуганЯк #ТатнетныҮстерүФонды #ГрантРаисаРТ