Әдәби марафонда катнашырга онытмагыз!
XXXI ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИ МАРАФОН» проекты башлана!
📌 Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр, алга зур максатлар куеп уңышка омтылучы интернет-кулланучылар!
📌 «Әдәби марафон» проектында катнашу өчен:
✅ 1. Проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсенә кушылыгыз/язылыгыз: vk.com/adabimarathon;
✅ 2. 2025 ел Әдәби марафонында катнашу кагыйдәләре белән игътибар белән танышыгыз: tat-i.net/tt/adabi-m...;
✅ 3. Смартфоныгызга/компьютерга (моңарчы урнаштырылмаган булса) татар клавиатурасы урнаштырыгыз: tat-i.net/tt/node/12 (инструкция);
✅ 4. Түбәндә бирелгән исемлектән үзегезгә Әдәби әйдаман сайлагыз (үз районыгыз/төбәгегез/илегез әдәби әйдаманын сайларга киңәш ителә; әлеге гаризаны тапшыргач, әйдаманыгыз белән элемтәгә чыгыгыз һәм аның командасына керегез (!). Әдәби әйдаманыгыз сезнең «Әдәби марафон» проекты белән бәйле барлык сорауларыгызга җавап бирәчәк һәм марафон дәвамында сезнең киңәшчегез, фикердәшегез һәм дустыгыз булачак).
✅ 5. Әлеге игълан астында комментарийларда катнашуыгызны белдереп 1 апрель 23:30 сәг. кадәр «+» тамгасын, әдәби әйдаманыгызның номерын, исем-фамилиягезне, яшегезне, үзегез яшәгән ил/төбәк/шәһәр(авыл)/районны хәбәр итеп комментарий урнаштырыгыз һәм, үз аккаунтыгызда уртаклашып, дусларыгызны да проектта катнашырга чакырыгыз. Үрнәк: + 11 Сания Гобәйдуллина, 34 яшь, ТР Арча районы. (ИГЪТИБАР! БАШКА КЕШЕ ӨЧЕН ГАРИЗА ТАПШЫРЫРГА ЯРАМЫЙ! 13 ЯШЕ ТУЛМАГАН ҺӘМ ҮЗ АККАУНТЫ БУЛМАГАН БАЛА ӨЧЕН ГЕНӘ АНЫҢ АТА-АНАСЫ, КАРАУЧЫСЫ ЯИСӘ ЯКЫН ТУГАНЫ ГЫНА ГАРИЗА ТАПШЫРА АЛА. БУ ОЧРАКТА БАЛА ӘЛЕГЕ ГАРИЗА ТАПШЫРУЧЫ АККАУНТЫННАН 21 КӨН ДӘВАМЫНДА КАТНАША ДИГӘН СҮЗ).
✅ 6. 21 көн (1-21 апрель) дәвамында татар телендә әдәби китап/журнал (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укыгыз һәм укыган әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекләрне үз сәхифәгездә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр, аудио яисә видеоязмалар өстәп #әдәбимарафон һәм #әдәбимарафон2025 хэштеглары, оештыручыларның хэштеглары (#ТатарстанЯзучыларБерлеге, #ТатнетныҮстерүФонды) һәм партнерларның хэштеглары (проектка финанс/материаль ярдәм күрсәтүче юридик яисә физик затлар - #ТатарстанКитапНәшрияты, #БелемРадиосы һ.б.), әсәр исеме һәм әсәр авторы хэштеглары белән «ВКонтакте» (vk.com) яисә «Миллион татар» (million.tatar) социаль челтәрендә урнаштырып барыгыз.
✅ 7. Әдәби марафонның Telegram'дагы рәсми каналы яңалыкларына язылыгыз һәм бонус буларак ел дәвамында язучылар, шагыйрьләр белән үткәрелгән туры эфирларда катнашыгыз: t.me/adabimarathon (Telegram'да аралашу өчен гомуми чат та бар: t.me/adabi_mara...)
💥 Һәр әдәби әйдаман үз командасы өчен аралашу өчен уңайлы онлайн-платформада приват-чат булдыра һәм анда үз командасындагы әдәби марафончылар белән фикер алыша, аралаша, марафончыларның сорауларына җавап бирә. Оештыру комитеты барлык рәсми мәгълүматны әдәби әйдаманнарга хәбәр итеп бара, үз чиратында һәр әдәби әйдаман мәгълүматны вакытында үз командасына ирештерә.
‼ 2025 ел әдәби әйдаманнары исемлеге (март аенда яңа әдәби әйдаманнар исемлеге тулыланды):
1. Садыйкова Алсу Рәшит кызы - ТР Яшел Үзән районы
2. Спиридонова Алсу Сәяф кызы - ТР Мамадыш районы
3. Айсина Альбина Шәһит кызы - ТР Кама Тамагы районы
4. Шакирова Әлфия Рәфгать кызы - ТР Азнакай районы
6. Замалеева Гөлия Нәбиулла кызы - ТР Әлмәт районы
7. Гарипова Гүзәлия Нух кызы - ТР Сарман районы
8. Игламова Гүзәл Самат кызы - ТР Лаеш районы
9. Яруллина Рима Радик кызы - ТР Баулы районы
11. Кильметова Розалия Хафиз кызы - ТР Арча районы
14. Имамиева Диләфрүз Мөхәммәтгалим кызы - ТР Теләче районы
16. Галәветдинова Елена Николай кызы - ТР Питрәч районы
17. Сафиуллина Әлфинур Габдулла кызы - ТР Балтач районы
19. Галиева Зөлфия Насих кызы - ТР Балтач районы
20. Гобәйдуллина Илүзә Фәнил кызы - ТР Әлмәт районы
22. Рахманова-Шәмсуарова Ләйсән Таһир кызы - ТР Лениногорск районы
23. Шәйхетдинова Миләүшә Рәшит кызы - ТР Әгерҗе районы
24. Аглиуллина Минзәлия Габдрафик кызы - ТР Кукмара районы
26. Сурнаева Валентина Анатолий кызы - ТР Кайбыч районы
27. Вәлиәхмәтова Нурия Закир кызы - РФ БР Туймазы шәһәре
28. Хөсәенова Нурсанә Илгизәр кызы - ТР Түбән Кама районы
30. Сәйфетдинова Рәзинә Барый кызы - ТР Яшел Үзән районы
31. Тимершина Рәмилә Рәхим кызы - ТР Яшел Үзән районы
32. Фатыхова Рәсимә Мөхәммәтхарис кызы - РФ Санкт-Петербург шәһәре
33. Ибраһимова Роза Рәшит кызы - РФ Саратов шәһәре
34. Закирова Рушания Вахит кызы - ТР Чистай районы
35. Тимершина Сәвия Мәлик кызы - ТР Апас районы
36. Нурыева Сәрия Шамил кызы - РФ БР Мәчетле районы
37. Нуриева Тәнзилә Габдрахман кызы - ТР Балык Бистәсе районы
38. Чумарова Фагыйлә Алимулла кызы - РФ Омск шәһәре
39. Ихсанова Халидә Мөнәвир кызы - ТР Сарман районы
41. Рәсүлева Эльмира Рәис кызы - ТР Әгерҗе районы
43. Маракина Роза Иван кызы - ТР Мөслим районы
44. Равзутдинова Мөслимә Гәптелбари кызы - ТР Балык Бистәсе районы
46. Гатауллина Гөлнара Равил кызы - ТР Казан шәһәре
47. Низамова Алсу Рәис кызы - ТР Әлки районы
48. Газизова Рузалия Шамил кызы - ТР Теләче районы
49. Хәйруллина Зөбәрҗәт Ибраһим кызы - ТР Тәтеш районы
50. Гайнетдинова Резедә Разим кызы - ТР Яр Чаллы шәһәре
52. Шәрәфетдинова Гөлшат Шәфикъ кызы - ТР Кама Тамагы районы
54. Хаҗиева Гөлсинә Роберт кызы - ТР Тукай районы
55. Нуретдинова Айсылу Фәрзетдин кызы - ТР Бөгелмә райны
56. Заббарова Гөлнара Рәвгать кызы - ТР Алексеевск районы
57. Исмәгыйлева Румия Әгъзам кызы - РФ Самара шәһәре
58. Шәйхетдинова Рәзилә Вахит кызы - ТР Нурлат районы
59. Гаффарова Наилә Әхтәм кызы - ТР Әлмәт районы
60. Бикмухаметова Алсу Роберт кызы - ТР Саба районы
61. Галиева Айгөл Фәнис кызы - ТР Саба районы
62. Зарипова Әлфинур Габделхак кызы - ТР Биектау районы
63. Исмагилова Флүзә Миннегамил кызы - ТР Баулы районы
64. Ихсанова Эльвира Миңлемехәммәт кызы - ТР Сарман районы
65. Лазюк Рәмзия Камил кызы - РФ Самара шәһәре
66. Минһажева Әлфия Корбангали кызы - ТР Югары Ослан районы
67. Насырова Диана Фәим кызы - РФ Саратов шәһәре
69. Нәбиуллин Наил Әнәс улы - Төркия, Анталия шәһәре
70. Сәгъдиева Рәзилә Фәләх кызы - ТР Түбән Кама районы
71. Хайрова Рәхимә Илдус кызы - РФ Самара шәһәре
72. Шәвәлиева Илүзә Ингел кызы - ТР Арча районы
73. Якупова Нурия Дәүләтша кызы - РФ Самара шәhәре
74. Биктимирова Роза Шамиль кызы - РФ Самара шәһәре
75. Харисова Динара Радиковна, РФ БР Уфа районы
76. Назирова Ралия Радик кызы, ТР Апас районы
77. Нәбиева Гөлназ Фарил кызы, ТР Кукмара районы
78. Зәйнуллина Гөлия Фоат кызы, ТР Апас районы
79. Галиәхмәтова Энҗе Рафик кызы, ТР Тукай районы
Хәерле сәгатьтә! 🙏
PS. Гаризалар 1 апрель 23:30 сәг. кадәр кабул ителә. Финалистларны бүләкләү тантанасы ел ахырында Казанда үткәреләчәк. Тулырак мәгълүмат - әдәби әйдаманнарда.
https://vk.com/wall-143856908_29539
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #китап #татартеле #әдәбият #үзүсеш