Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

"Йөрәкләрдән тама күз яше"

15 нче февраль көнне Сәрдекбаш авылында җирлек буенча кайнар нокталарда хезмәт иткән батыр егетләребез өчен “Йөрәкләрдән тама күз яше...” дип аталган бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәм барышында  аларның һәркайсы турында презентация күрсәтү оештырылды.Килә алган солдатлар үзләренең хатирәләре белән уртаклашты. Кунаклар хөрмәтенә матур җырлар,биюләр башкарылды, укучылар башкаруында Аяз Гыйләҗевның “Яра” спектакленнән өзек күрсәтелде.