"Өзелгән өмет" Гөлчәчәк Галиева
Дәвамы...
***
Касыйм киткәннән соң узган берничә көн, җырларда җырланганча, «минуты ай, сәгате ел» шикелле, бигрәкләр дә озак тоелды Талиягә. Инде илаһи моңга чумган айлы төннәрдә, җаннарын көйдереп ала торган газаплы уйлары белән бер ялгызы калу аерата авыр булды аңа.
Менә беркөнне, төш вакыты узар-узмаста, урамда машина тавышы ишетелде. Ниһаять, Шәргыяләр турысына җиткәч, кычкырта да башлады бу. Көтеп-көтеп зар-интизар булган Талия очты гына... Һәм бөтен тавышына:
– Хәзер ачам, Касыйм абый, ай-яй, көттереп тә карадың инде, – дип, зур капканы ачып җибәрде. Каршысында шофер Мидхәтне күреп: «Үзенең вакыты булмагандыр инде. Ярар, машина җибәргәч тә рәхмәт», – дип уйлап куйды. Ул арада машинаның арткы ишегеннән чыгып килүче кеше... Кемне-кемне, ә менә аны! Һич тә көтмәгән иде ул. Көтү түгел, ике ятып бер төшенә керүен дә теләмәгән... Касыймның хатыны – Камәрияне күргәч, әллә нишләп китте. Бер мизгел эчендә ни генә уйлап өлгермәде, нинди генә фаразлар кылмады, хәтта куркып та калды... Камәриянең кара янган йөзеннән, хәсрәтле дә, шул ук вакытта ачулы да күз карашыннан Талия сискәнеп, акбурдай агарынып китте һәм, ихтыярсыздан, артка чигенә башлады.
– Их, бернәрсәңне тыя алмаган оятсыз җан, җирбит, себерке! Дүрт баламны ятим калдырдың ич... – Көтелмәгән кунак дөрестән дә бик ачулы иде, ул ярсый-ярсый Талиягә таба атлады.
– Камәрия апа, кеше көлдермик, әйтәсе сүзләрегезне өйгә кергәч тә әйтеп була канә. Нишләп алар ятим калсыннар ди, ул мине генә түгел, сезне дә алып китәм, диде бит. – Талия аны тынычландырмакчы булды.
– Әйе, китте шул, китте, бөтенләйгә китте. Бары да синең аркаңда, тик син б... аркасында гына харап булды ла. Иргә дә чыкканыең лабаса... Юк икән, җитмәгән икән, ирең генә сиңа аз булган, күрәсең, сөйрәлчек, директорыңнан бала табып ятмасыең, фахишә.
– Мине нинди генә әр-хур сүзләр белән кимсетсәгез дә түзәрмен. Ни булды? Анык кына әйтсәгезче!
Нәкъ шулвакыт өйдән баланың ярсып елаган тавышы ишетелде. Талия өйгә ашыкты. Камәрия дә, чакырганны да көтмичә, аның артыннан атлады. Баланы күрүгә, якындагы урындыкка лапылдап килеп утырды да елап җиберде. Сүзсез генә елады да елады ул. Бу вакытта аның Талиягә булган нәфрәте дә, ачуы да, җылы суда эрегән боз сыман, юкка чыкты. Үзе дә карарга кызганыч, бер мескен хәлгә төште. Шулчак Мидхәт Талия янына килеп, әкрен генә:
– Моннан бер атна элек, сездән кайткан чакта Касыйм Кадыйрович машинасы белән бәрелеп һәлак булган. Яңа бистә зиратына күмдек. Сез Казанга кайткач, каберен үзем күрсәтермен, – диде.
Бу коточкыч хәбәрдән Талия чайкалып китте. Әйтерсең лә күсәк белән башына китереп ордылар... Чигә тамырлары шартлардай булып сулкылдарга тотынды. Күңеле тулышты, кычкырып елап җибәрүдән тыелып кала алса да, иреннәре дерелдәвен туктатырга көче җитмәде. Баланы төшереп җибәрүдән куркып, аны калтырый башлаган куллары белән арбасына салмакчы булды. Көндәшенең хәлен сизеп, Камәрия баланы үз кулына сорап алды да зәп-зәңгәр күзләрен җемелдәтә-җемелдәтә тупырдап яткан балага текәлде. Шулай шактый озак карап торганнан соң, йомшак кына итеп аның бөдрә чәчләреннән сыйпады, бармаклары белән матур гына батып торган ияк уентысын сыпыргалап куйды. Ниһаять, телгә килде:
– И, сабый, сабый, үкенечкә туган гөнаһсыз сабый, әти булган кешең дә юкка гына өзгәләнмәгән икән шул. Бигрәкләр дә нәни Касыймым булгансың икән бит... – дип, түзә алмыйча, янә кайнар яшьләрен түгеп алды ул. – Үз кызларының ник берсе, хет әз генә булса да, аталарына охшасын, дүртесе дә – беткәнче үзем...
...Шәргыя, капкадан керүгә, ишегалдындагы машинаны күреп, каушап китте. «Йа Аллам, Касыйм кайткан ич. Шулай иттереп китеп тә барырлар микәнни?..» – дип уйлады ул. Аннан каударланып өйгә керде. Кунакларны таный алмаудан гаҗизләнеп, күзләре белән һаман Касыймны эзләде. Талиянең:
– Әни, бу – Камәрия апа, Касыйм абыйның хатыны була, – дип таныштырды Талия.
Аның шулай диюе булды, Шәргыя үзен-үзе белешмичә, Камәрия кулыннан баланы тартып та алды. Һәм... кызына шелтәле-кисәтүле караш ташлап, бер сүз дә әйтмичә, бала белән өйдән чыгып ук китте.
– Безгә хәзер синең белән бик җитди сөйләшү кирәк, – дип сүз башлады Камәрия. – Китәсе көнне Касыйм, кая барасын әйтмәсә дә, төнлә өйдә кунмаячагын яшермәде, борчылып көтеп тормасыннар, дигәндер инде. Мин дә төпченмәдем... Аның монда булганын Соловьевтан гына белдем. Тик ул минем бүген монда килүне белергә тиеш түгел. Монда килүемнең төп сәбәбе – кайбер нәрсәләрне ачыкларга теләгәннән генә. Беренчедән, машина йөртүдә осталарның остасы булган кеше ниндидер күпер асты баганасына ничек итеп килеп бәрелергә мөмкин? Монда кайткач, аның нервысында уйнап, Канадага китәргә риза булмадың мәллә? Әллә машинасы төзек түгелиеме? Иртә белән сәгать ничәдә, нинди настроение белән чыгып китте? Китәр алдыннанмы, йә кичтән Соловьев белән сөйләшмәдеме? Сөйләшсә, нәрсә турында сөйләшкәнен хәтерлә. Соңгы көннәрдә Соловьев үзен бик сәер тота башлады. Касыйм фирмадагы өлешенен күбесен күчертте, дип бара, мәлгунь. Бу турыда Касыйм сиңа берәр сүз әйтмәдеме? Фирмага хәзер баш бухгалтер итеп читтән килгән кешене алдылар, тегесе үз теләге белән каядыр киткән, имеш. Кая киткән – беркем белми... Әллә аны да...
– Әйе, иртән сәгать җидедә ул Соловьев белән сөйләште. Авылдан сөйләшкәнен, берәр сәгатьтән юлга кузгаласын әйтте. «Банктан күчерәсе акчага әзерләнгән документлар баш бухгалтерда. Әйтегез үзенә, беркая да китмәсен. Мин Мәскәүгә киткәнче хәл итәсе эшләр бар, әбәд вакытында эшкә кайтып җитәм», – диде. Монда нервы бозылырлык берни дә булмады, киресенчә әле, бик тә, бик тә шат иде ул. Төнлә, бер мәртәбә дә уянмыйча, әйбәт йоклады. Машинасы да төзек, нәкъ сәгать сигездә, отличный настроение белән чыгып китте, – диде Талия.
– Менә нәрсә: Соловьев милициягә, Касыймның кайда булганын белмәдем, дигән. Миннән дә сорадылар, мин дә шулай дидем. Минем Соловьевтан шикләнүем тагын да артты хәзер. Болай булгач, милиция монда да килер әле. Ә сиңа әле миңа сөйләгәннәрнең барын да түкми-чәчми сөйләргә кирәк булыр.
– Касыйм Кадыйрович нишләптер Соловьевка артык ышана иде шул. Берничә мәртәбә кисәткән чакларым да булды югыйсә. Бүген мин дә сезнең белән кайтыйм әле, булмаса...
– Кайтып, кайда тормакчы буласың? Иреңә кайта алмыйсың, ул Касыймга телефоннан: «Извини, үз балаңны үзең кара, вдобавок, сөяркәңне башка кияүгә бирмә, үзеңдә генә тот», – диде. Икенче телефоннан үзем тыңлап тордым, үз колакларым белән ишеттем шулай дигәнен.
– Ахияр абыйдан бу кадәрен үк көтмәгәнием, – диде Талия, үзе комачтай кызарып чыкты.
– Ә ул синнән Касыйм малаен көттеме икән соң? Монда, җаныкаем, бәйрәм ашы кара-каршы булган шул инде. – Камәриянең тавышында каһкаһәле тантана чалымнары бик анык тоемлана иде.
– Кайтып керергә минем үз фатирым да бар ич...
– Һе, бар иде дә, хәзер юк инде менә! Соловьев аны яңа килгән главбухына биргән.
– Ә-ә?!
– Кием-салымнарыңны зур тартмага тутырып, эшләгән җиреңдәге үз шкафыңа китереп куйганнар...
– Бәлки, миңа турыдан-туры Соловьевның үзенә барырга кирәктер?..
– Анысын үзең чамала... Тик безнең белән түгел. Безне хәзер бергә күрергә тиеш түгелләр. Алла сакласын, мин котырткан, диярләр. Хәзер, җаныкаем, үз җаеңны үзең кара инде...
«Җә, беттеме сүзең?» – дигәндәй, Талия көндәшенә карады. Әмма тегесенең сүзе бетмәгән иде әле, башлана гына иде.
– Син бик яшь чагыңнан ук иремнең сөяркәсе булдың. Мин барын да белеп, сизеп яшәдем, – дип дәвам итте Камәрия. – Әмма Касыймны өзелеп яратканга күрә, аны югалтудан куркып, мин сезгә комачауламадым, тавыш та чыгармадым. Ул минем сабырлыгымны, өйдә үзенә тиешле тәрбия кылуымны бәяли белде. Кызларымны үлеп яратты, алар өчен берни дә кызганмады. Мине дә яратты, дип әйтә алмыйм анысы. Тик шулай да, һәрвакыт мин аның хөрмәтен тоеп яшәдем, шуның белән дә үземне бәхетле санадым. Чөнки ул, башкалар шикелле, эш урынындагы мөмкинлекләреннән, байлыкларыннан файдаланып, һәр итәк артыннан сөйрәлеп йөрүче ир түгел иде. Фәкать сине генә яратты. Син иргә чыккач, һай, ничек күңелсезләнде ул... Җыр, шигырь сүзләрен ятлауларын да ташлады. Инде шул халәтенә күнегеп, тынычлана башлагач кына, җыеныбызның бәхетсезлегенә, син тагын өр-яңадан аның башын әйләндердең. Никадәр гөнаһсыз җаннарны харап иттең... Иреңә коточкыч борчу, хурлык китереп, йөрәген җәрәхәтләдең. Сабыеңа «зинадан туган» дигән хурлыклы тамганы салдың. Яратып кабул иткән атасыннан аны да мәхрүм иттең. Үзеңне кызганмыйм, әле ирен дә табарсың, кемнеңдер сөяркәсе дә булырсың. Әмма дә балаң жәл. Үги әти ничек кенә яхшы булса да, үги – үги инде ул... Әниеңне дә кызганмыйм, һәр ананың үзе тәрбияләп үстергән җимешен үзе татып карамый хәле юк... – Әнә шулай диде аңа көндәше.
Ниһаять, эчендәгесен чыгарып бетергәч, Мидхәткә: «Кабыз машинаңны, киттек», – диде дә, чыгып та китте.
Талия нәрсәдер әйтергә теләде аңарга. Тик булдыра алмады, теле көрмәкләнде. «Әни» дип кычкырмакчы булды, әмма, бугазына нидер утыргандай, тавышы чыкмады... Үзенә карап еламсырап торган улын күргәч, йөзе яктырып киткәндәй булды. «Ачыккансыңдыр шул, бәгырь кисәгем, кил, имезим үзеңне...» – дип әйтмәкче иде дә... әйтә алмады. Ул сабыен кулларына алып күкрәгенә кысмакчы булды, гаҗәп, бу ни бу, уң кулын күтәрә алмады... Япь-яшь башына өелеп килгән ачы хәсрәт, бертуктаусыз бәгырен телгәләп торган үкенү-газап вә өзелгән өмет хисләре Талияне тораташка әверелдергән иде...
Тәмам!