"Өзелгән өмет" Гөлчәчәк Галиева
Дәвамы...
***
Хәмит, бер атналык ял алып, авыру әнисенең хәлен белеп килергә тиеш иде. Ахиярны Мәскәүгә озатуга, машинасын кабызып, туган авылына юл тотты. Юл уңаеннан Талиягә керде.
– Кем дип торам, и-и, минем канатсыз фәрештәм икән, – диде Талия, аның килүенә шатланып. – Ахияр абый Самарага киткәние, сезгә кермәдеме?
– Минем авылга кайтыш, әнинең хәле әйбәт түгел. Сезне дә авылга апкитмәкче булам. Ахияр әле бер атнасыз да кайтмас. Хәзер миңа кимендә бер сәгать йоклап алырга кирәк. Булатыбыз кайда соң әле? Күрәсем килә үзен.
– Ул лоджиядә йоклый.
– Ярый, алайса, машина сезнең тәрәзә каршында, бераз күз салгала, яме. Сөйләшәсе сүзләр байтак, әмма соңрак.
Талия, ни дияргә дә белмичә, сәерсенеп калды. «Нәрсә булса да, җүнлегә түгелдер бу. Хәмит ниндидер шомлы хәбәр алып килмәде микән», – дип тә уйлап куйды. Шулай да, авылга кайтасы килә иде аның. «Ахияр өйдә югында бигрәк әйбәт булыр», – дип, кирәк әйберләрен хәстәрләп тә куйды.
Хәмит сүзне каян башлап җибәрергә дип интегеп утырганда, ачык лоджиядән бала елаган тавыш ишетелде. Аңа кушылып, үч иткәндәй, аш бүлмәсендә чәйнек тә сызгырып җибәрде.
– Бар әле, Хәмит, арбасында килеш кенә Булатны аш бүлмәсенә алып кил. Киткәнче бераз ашап-эчеп алырбыз, – диде Талия.
Үзе янына ят абыйның килеп басканын күреп, бала елавыннан туктады. Хәмит аңа карап-карап торды да: «Ахияр ниемә дип, коточкыч зур акчалар түгеп, ДНК ясарга уйлый икән? Кемнеке икәнлеге болай да күренеп тора бит инде...» – дигән уйдан туганы өчен җаны телгәләнде. Аннары Талия ишетерлек итеп: «Сөбханалла! Күз тимәсен, бигрәкләр дә матур егет икәнсең!» – дип куйды. Ана кешенең күңеленә бик хуш килде бу сүзләр. Ә хуш килмәслекләре алда иде әле...
– Их, Талия, мин сиңа ничек ышанганыем бит... – дип, ниһаять, Хәмит күңелендә җыелганын чыгара башлады. – Ә син болай да коточкыч хәсрәт кичергән Ахияр абыйга бер ир дә күтәрә алмый торган өр-яңа ачылардан-ачы хәсрәт ясагансың. Ә мине нинди хәлдә калдырдың?
Бу сүзләрдән соң Талия бер кызарды, бер агарды, тик тел тибрәтеп сүз әйтерлек көч тапмады. Ахиярның үзенә биргән бәясен ишеткәч кенә телгә килде ул.
– Юк, Хәмит, дөрес түгел, кияүгә чыккач бер мәртәбә, бары бер мәртәбә генә ялгыштым. Ул Ахияр абый Ульянга киткән көн, утызынчы август, мөстәкыйльлек алуны бәйрәм иткән көн иде. Шуннан шул, бәйрәмнән соң үз фатирыма кайтып кундым. Тәрәзәдә ут барын күреп, соң гына Касыйм абый килеп керде. Күрәчәгем булгандыр инде, каршы торырга көчем җитмәде. Ник кенә бардым шул мөстәкыйльлек бәйрәменә?..
– И, Талия, причем монда мөстәкыйльлек бәйрәме, үз мөстәкыйльлегеңне саклый алмагач...
Түзмәде хатын, мөлдерәмә тулган күңеленә ирек куеп, елап җибәрде.
– Җә инде, җә, хәзер безгә юлга кузгалырга вакыт. Син, шулай да, кая киткәнеңне әйтеп язу калдыр Ахиярга. Ул минем монда керәсемне белмәде. Бәлки әле, гафу итеп, сезне кайтып та алыр, кем белгән... Ярата бит ул сине... Ишетәсеңме? Я-ра-та...
Талия бераз уйланып торды да, кәгазь-каләм алып, яза башлады. Әмма бетмәс-төкәнмәс күз яшьләре, коеп яуган яңгыр төсле туктый алмый, өзлексез акты да акты. Каләм карасы белән түгел, күз яшьләре белән язылган хат иде бу... Берничә сүзгә сыеп беткән, әмма бер йөрәккә сыеп бетә алмаслык коточкыч фаҗига ята иде бу хатта...
«Ахияр абый!
Без әни янына авылга киттек. Сиңа барысы өчен дә рәхмәт, зур р-ә-х-м-ә-т! Гафу итмәсеңне беләм, шуңа күрә сорамыйм да. Тик мин син уйлаганча ук бозык кеше түгел...
Соңгы сәламем белән, Талия».
***
Кызы белән оныгын күрү шатлыгы эченә сыймады Шәргыянең. Иртә таңнан кичкә кадәр, ару-талуны белмичә (аягы җиргә тимәде!), пешеренде-төшеренде, чәйгә чакырылмаган күрше-күлән, туган-тумача калмады. Кая гына барса да – көтү куамы, кибеткә төшәме, сөт тапшырамы – телендә гел оныгы булды, аны мактап бетерә алмады.
Талия үз хәсрәтен әнисенә сөйләргә базмады. Аның бу чиксез бәхетле көннәрен кара болыт каплавын теләмәде. Көтмәгәндә йөрәгенә кара кайгы салып, әнисенең кояштай балкып торган йөзен саргайтасы килмәде. Авылда болай да кешенең төрлесе бар: көнчесе дә, гайбәтчесе дә хәттин ашкан. «Шәргыянең бүресе улый... Кызы турында төрле гайбәт таралганда койрыгын кысып кына йөргәние, хәзер тәмам әллә кем булды. Көн дә кунак җыя. Тоташка оныгы белән мактануыннан гарык булырсың, билләһи», – дип, әнисенең зарыгып көтеп алган шушы бәхетен дә күпсенүчеләр табылды.
Талия берьялгызы гына эчтән янды, көйде, шулай да, өметсез шайтан дигәндәй, үзе көн дә Ахиярдан хәбәр көтте. Кызының моңсуланып киткән йөзен күреп, ана да шөбһәләнми калмады анысы. Әмма тупырдап торган оныгын күрүгә, аның «ә-гъе», «әвбе»ләрен ишетүгә, шик-шөбһәләре шунда ук төпсез чиләктән аккан су кебек юкка чыга иде.
Августның урталары якынлашып килә. Көннәр шулкадәрле дә күркәм-матур, кояшлы тора. Кыска гына вакытлы яңгырлар юл тузанын басып, агачларны юып, һаваны сафландырып җибәрә. Көзнең якынлашып килүен белдергән бер генә чалым да күренми әле. Авыл табигатенең үзенә бертөрле гүзәллеге Кама буйларын, андагы чәчәкле сихри бакчаны, мунча кыегына оялаган пар күгәрченнәрнең чөкердәшкән-гөрләшкән, үбешкән вакытларын Ахияр белән бергәләп карарга яратуларын торган саен Талиянең исенә ешрак төшерә. Андагы ике катлы йортның кояшлы бүлмәләрендә, аерата корсаклы чагында, гел кадер-хөрмәттә булып, ханбикәләрчә генә йөргән көннәрен үзәкләре өзелеп сагына ул...
Шулай бер кичне, эче пошуына тәмам чыдый алмыйча, ул ишегалдына чыкты, рәшәткә буендагы эскәмиягә килеп утырды. Битләрен назлап тын гына җил исте. Җанына рәхәт төнге авылның саф һавасыннан күңеле хушланып китте Талиянең.
Авыл тып-тын. Көне буе эшләп арыган халык изрәп йоклыйдыр. Тик бик еракта, авылның теге башында ук булса кирәк, бер эт өргәләп куя, ни җитмидер... Абзардан кырт-кырт итеп сыер күшәгәне ишетелә. Бу авазлар төннең тынлыгын һич тә бозмыйлар, киресенчә, тагын да тирәнәйтәләр генә төсле. Әнә, түбән очта, илаһи тынлыкны ертып, кемдер гармун уйнап җибәрде. Бераздан аңа җыр кушылды, сүзләре әлегә аңлашылмый. Җыр якыная барган саен, сүзләре дә ачыклана төште:
Ялгыз каеннардан ялгыз
Иттең бит, җаныкаем.
Кем өчен моңлана ул? Ялгыз калуында кемне гаепли? Шул «җаныкаем»ның өй түреннән җырлап үтеп йөрәген басамы? «Ә миңа соң нишләргә кала?» – дип, түзә алмыйча, ачыргаланып елап җибәрде Талия. «Сабыр ит, күтәрелеп миңа кара, мин дә гомерем буе ялгыз йөзәм бит. Елаганыңны ишетеп, сиңа иптәш булыйм дип, кара болытны куып җибәрдем әле менә, йөзеңә генә түгел, күңеленә дә яктылык сибим әле бер», дигәндәй, күктә түп-түгәрәк тулган ай пәйда булды. Әгәр сукмакта энә ятса, ул да күренерлек бу яктылыкка таң калып, Талия күккә бакты. Күзләре чагылудан куллары белән битен каплап, күз яшьләрен сөртеп алды. Чыннан да, тынычланып та китте шикелле. Чү! Колагына машина тавышы ишетелде түгелме соң? Әйе, әйе, машина! Тыкрыктан алар урамына керде бугай. Әйе шул! Менә капка турына килеп тә туктады... Кем булыр икән бу, әй?! Талия хәтта, үзен-үзе белешмичә, «Ахияр абый, җаным!» – дип кычкырып, капкага ташланды, калтыранган куллары белән капка биген ача алмыйча азапланды. Ә үзе: «Хәзер, хәзер, Ахияр абый, хәзер ачам!» – дип тәкрарлавын дәвам итте. Ниһаять, капка ачылды, Талия баскан урынында тораташтай катып калды. Каршысында авызын колагына кадәр җиткереп елмаеп, күңеле күтәренке чакларда гына шигырь юллары белән сөйләшергә ярата торган Касыйм берни булмагандай басып тора, ә үзе, бар дөньяны яңгыратып, такмаклый:
Йөрәгемнең януларын
Сизсәң дә, сизмәсәң дә,
Ятларга калдыраммы соң?!
Сөйсәң дә, сөймәсәң дә.
Син минеке, үземнеке,
Сөйсәң дә, сөймәсәң дә!
Шулай диде дә бу, аптырап калган Талиясен кайнар кочагына кысты. Шундый итеп кысты, хәтта сөйгәненең җан авазы белән ыңгырашып җибәрүе дә каяндыр кысылып кына чыккандай булды.
– Улым ни хәлдә? Авырмыймы, үсәме? Һаман да шулай матурмы?
Әмма Талия дәшмәде.
Җавап ишетелмәгәч тә аптырап тормады Касыйм, гадәттәгечә көр тавышы белән бөтен ишегалдын яңгыратты:
– Син нәрсә, үпкәләдәңме әллә? Тиз генә кайталмадым шул, эшләрем күбәеп китте бит. Ә син Ахиярны түгел, мине көтәргә тиешиең ләбаса.
– Мин берни дә аңламыйм. Ахияр абый әллә сиңа да барып життеме? – дип, Талия дә, ниһаять, авыз ачып сүз әйтә алды.
– Ник, Хәмит берни дә әйтмәдемени?
– Нәрсә әйтергә тиеш иде соң ул?
– Сиңа килгәнче, ул бит башта миндә булды. Ахиярның Самарада сөйләгәннәрен барын да миңа сөйләде.
– Ә миңа, ни өчендер, бу турыда берни дә әйтмәде ул. Касыйм абый, син монда улыңны күрер өчен генә кайттыңмы?
Ишегалдындагы машина тавышына сискәнеп уянган Шәргыя, кунакны күргәч, үз күзләренә ышанмыйча: «Бә-тәч, бу ни бу, өнемме соң, әллә төшемме?» – диюдән битәр берни дә әйтә алмыйча ык-мык килеп, әрле-бирле йөренде.
– Әни, тынычлан әле, яме. Лутчы чәеңне куеп җибәр. Болай син агу ашаган таракан шикелле иңке-тиңке киләсең, соңрак барын да аңларсың, – дип, ике арада туган киеренкелекне көлке-шаяруга борып җибәрмәкче булды Талия.
– Ни-нәрсәдер дип шикләнгәнием шул аны... И, бала, бала... Тагы ниләр күрәселәрем, ишетәселәрем бар икән... Йа Ходаем, рәхмәтеңнән ташлама инде берүк...
Касыймның бала арбасы янында улына йотлыгып-йотлыгып карап, аның уянуын түземсезлек белән көткәнен сизгәндәй, Булат, әле имү вакыты җитмәсә дә, тыпырдап уянып китте. Кулларын Касыймга таба сузып, «Нәрсә карап торасың, ал инде мине», – дигән сыман, аякларын терәп гәүдәсен күтәрмәкче булды. Әти кеше аны кулларына алып, бөдрә чәчләреннән, кечкенә генә булып чокырланып торган иякләреннән үбә башлады. Ә нәние, әтисенең һәр үбүенә елмаеп туя алмагандай, елмая да елмая. «И, улкаем, Ходаемның бүләге бит син миңа! Ачынып үкенгәннәремне ишеткән бит ул, Ходаем, мең шөкер аңа! Ниемә хаҗәт ул безгә ДНКлар, име, улым? Беренче күрүемдә үк таныдым ич мин сине, кадерлем. Чүт кенә: «Улым, бәгьрем», – дип кычкырып җибәрмәдем ул чакта да... Ә син, балакаем: «Күрегез, ул бит минем әтием, аның күзләре тулы яшь, сез дә күрегез әтиемнең күз яшьләрен», – дигән сыман, күзлегемне алдың да аттың. Хәмит абыең килгәнче ниләр генә уйлап бетермәдем мин... – Ир әнә шулай, улының күзләренә карап, аңа эч серен ачты. Аннан ул баланы әнисенә бирде:
– Бу чибәр егет ашап алсын, ә үзең мине тыңла. Без тиздән Канададагы Квебек дигән шәһәргә барып урнашачакбыз. Анда минем Зиновий исемле яһуд дустым эшли. Ул мине үзе дә күптәннән чакыра иде инде. Мәскәүдә очрашып сөйләштек, мин аңа ике фатир табып куярга куштым, берсе сезнең өчен, Алла боерса. Фирмадагы капиталның алтмыш биш проценты минеке, урынбасарларымның иң ышанычлысы Соловьев белән эш итәм. Баш бухгалтер кайбер операцияләрне эшләде инде. Сиңа бер дә куркып торасы юк, телең бар, бергә-бергә эшләрбез. Ахиярныкыннан да яхшырак тормышта яшәрсең әле, менә күрерсең. Анда салымнар бермә-бер аз, бизнесменнарга, аерата читтән килгәннәргә, дәүләт үзе ярдәм итә. Тел өйрәнү өчен акчаны да дәүләт ел буе үзе түли икән. Шул акчага полный яшәп була, хәтта бер мәртәбә туган илеңә кайтып килергә дә җитә, ди. Үзләре белән өлкән яшьтәге әти-әниләрен алып килсәләр, аларга пособиеләр дә каралган, ди. Анда кешенең кадере зур икән шул, бездә генә бит ул кешене фәкать талау чыганагы итеп кенә күрәләр. Шәргыя апа, син алай борчылма әле, бик сагынсаң, бик саргайсаң, түзәр хәлең калмаса, чакыртырбыз Донбасска дигәндәй, безгә килеп, рәхәтләнеп торып китәрсең. Фирма белән дә эшне дәвам итәчәкмен, шулай булгач, үзебез дә кайтып йөрербез. Талия, сиңа ирең белән аерылышуны ничек тә тизләтергә кирәк булачак, икең дә риза булганда, аны тиз хәл итәләр. Миңа иртәгә, өч-дүрт көнгә, Мәскәүгә китәргә кирәк. Хәзергә сез монда калып торыгыз. Мәскәүдән кайтуга, сезне үзем килеп алырмын.
Бу сүзләрдән соң, читтәрәк утырган Шәргыянең күзләрен яшь томалады. Кызын чит-ят илләргә җибәрергә ризалашса да (риза булмый нишләсен инде), күңелендәге ниндидер шомлы тынгысызлык күз яшьләре белән генә чыгып бетә алмады. Йөрәген әрнетеп торган бу шом төн буена да үтмәде. Әллә инде ана күңеле нидер сизендеме?..
Иртәгесен Касыйм чыгып киткәч, бала, алганны-салганны да белмичә, үксеп-үксеп еларга тотынды. Йокы вакыты җитеп йокламады, имү вакыты җитеп иммәде. Баланың туктый алмыйча үксеп елавы Шәргыянең болай да әрнеп сулкылдаган йөрәгенә шом өстенә шом гына өстәде...
Дәвамы бар...