"Өзелгән өмет" Гөлчәчәк Галиева
Дәвамы...
***
Беркөнне, һич уйламаганда, Ахияр Талиянең өстенә әйтерсең лә боздай салкын су койды – яңалык әйтеп ташлады:
– Бу якшәмбедә фирмагыздан сезне котларга килергә җыеналар, – диде ул. Безне, димәде, сезне, диде. – «Сәгать уникеләргә килеп җитегез, су коенырсыз, чын авыл мунчасында парланырсыз, рәхәтләнеп ял итеп китәрсез», – дип чакырдым. Булат та исәйде, матурайды, хәзер аны кемгә дә күрсәтергә була. Минем заводтан соңрак килерләр, Алла боерса...
Бу хәбәрдән Талия тәмам каушап калды.
– Ничек – «сезне»? Кемне – «сезне»? – диде ул, сагаеп.
– Булат белән сине инде, билгеле...
«Ә нигә «безне» дип әйтмисең?» – дип сорарга бик талпынса да, дәшмәде Талия, авызына су капты.
Ниһаять, якшәмбе җитте. Килделәр. Касыйм, Тамара, хәзерге сәркатип Света балага затлы төргәкләргә төрелгән кыйммәтле уенчыклар бүләк иттеләр. Талиягә, ял акчасы итеп, илле мең сум акча да китергәннәр.
– Бик зур акча бит бу... Ул үзе шактый ким көтә иде, – дип куйды Ахияр.
– Аның электән калган акчалары да барые, – диде хисапчы Тамара, ә үзе тиз генә директорга карап алды. Аннан өчесе дә читтәрәк торган бала арбасын сырып алдылар. Бәби кунакларның әле берсенә, әле икенчесенә, зәңгәр күзләрен җемелдәтеп, елмая башлады. Бераздан исә кычкырып ук көлеп җибәрмәсенме малаең! Кунакларны тәмам әсир итте бит, әй, боларга сүз әйтергә дә форсат бирмичә, тыпырдап торган аяклары белән кагылып киткән уенчыкларның чылтырауларына кушылып, чыркылдый да чыркылдый гына бит...
– И-и, улым, син бүген бигрәкләр дә арттырасың әле, күз тияр дип тә тормыйсың. Матур апайларны күрдем, дип куанасың инде, име, егет кеше шул син. Көннәр буе диярлек берүзең шул. Әтиең – эштә, әниеңнең йорт мәшәкатьләре исәпсез. – Шулай дип, Талия килешле генә итеп Ахиярына карап алды.
Гадәттә, бәби котларга килүчеләр мондый вакытта: «Кемгә охшаган?», «Кай җире кемнеке?» – дип шау-шу килеп алалар. Гаҗәп, бүген андый хәл булмады, әмма дә барыбер «Сөбханалла!»ны күп әйттеләр, билгеле. «Сертотмас» Тамара исә берничә мәртәбә әле Булатка, әле директорына мәгънәле генә карап алгалады. Ә Света, астан гына, Тамараның касыгына тагын да мәгънәлерәк итеп төртеп куйды. Беренче булып баланы Тамара кулына алды, мактый-мактый сөйде. Шулвакыт кызык хәл булды. Касыйм балага каршы басып, иреннәре белән чөңгерә башлады. Ә сабыйның куллары Касыймның күзлегенә кагылды, һәм күзлек җиргә очты. Бу хәлдән күңеле тулышкан ир яшьле күзләрен яшерә алмады. Беркавемнән сабыйның куллары тагын аңа таба сузылды. Бу юлы баланы кулларына алмыйча булдыра алмады Касыйм. Йа Раббым, бер-берсенә карап торган зәп-зәңгәр күзләр, түгәрәк йөз, матур гына батып торган иякләр... Болар гына җитмәгән – икесендә дә бөдрә чәч... Әле генә Тамара кулында очынып торган малай инде хәзер Касыймның күкрәгенә сеңеп беткән диярлек, тыныч кына тик ята. Ниләр уйлап ята икән бу, ә?
Хәер, озакламый анысы да билгеле булды: ирнең күкрәген, кендек турын, бар вөҗүден рәхәт җылытып, кайнар агым җәелде. Һай, яңа туган үз сабыеңның гөнаһсыз-илаһи вә газиз исеннән дә ләззәтлерәк ни бар икән тагын бу җиһанда, йә?! Касыйм баланы яратып күкрәгенә кысты. Бу хәлдән каушап калган Талия тиз генә:
– Касыйм Кадыйрович, бирегез әле үземә, арыгандыр инде, балакаем, – дип, кабаланып, улын кулларына алды. Әле ярый бу минутларда яннарында Ахияр юк иде. Ни вакытта киткән ул?
Бераздан хуҗа кунакларны аллы-гөлле чәчәк түтәлләре уратып алган мәйданчыкта көйләнгән өстәлгә чакырды. Табындагы сый гаять мулдан иде. Әмма элек Талия пешергән тәмле ризыкларны ашап туя алмаган Касыймның тамагыннан бүген бер тәгам ризык үтмәде. Күңеле дә күтәрелмәде.
Котлавының да сүзе сүзгә ятмады, өчле-тугызлы гына килеп чыкты. Ул тизрәк китү ягын карады.
Кунакларның тиз китүенә хуҗа да канәгать калды.
– Мин бераз үз эшләрем белән утырыйм әле. Бала йоклаганда син дә ял итеп ал, – дип, өйгә кереп үк китте.
Саф һавада бала изрәп йоклый. Тик менә әнисе генә җанын талкыган борчулы уйлар өермәсеннән арына алмады. Кунаклары белән бергә булган вакытның һәр мизгелен күз алдыннан уздырды ул. Касыймның: «Чакыруыгызга зур рәхмәт», – дип китүе аны үтә дә шикле уйга салды. «Димәк ки, Ахияр абый үзе чакырган булып чыга түгелме соң? Ә ни өчен, нинди максат белән?»
Төнге уникеләрдә бала имезергә уянган Талия, янында ире юклыгын күреп, аптырап калды. Коридорга төшкән ут шәүләсен күргәч кенә: «Әле һаман язып утыра икән», – дип уйлап, тынычлана төште. Шулай да янына кереп чыгасы итте. Ишекне ачуга, ут яктысында, кәнәфиендә утырган җирендә йоклап киткән ирен күреп, жәлләп тә куйды. Күзе, ихтыярсыздан, өстәлгә төште. Анда Булат белән кызы Гөлнараның бер айлык вакытларында төшерелгән фоторәсемнәре ята. Талия тагын күңелсез уйларга уралып, ничек килеп керсә, шулай әкрен генә, аяк очларына гына басып чыгып китте. Шул көннән башлап Ахияр йокы бүлмәсенә кермәс булды. Эшеннән дә соңарып кына кайта башлады. Кайтуына, Камада су коенып ала. Аннан тиз генә кичке ашын капкалый да, кабинетына кереп, фәнни эшенә утыра.
Электәгечә өйгә шатланып кайтып керүләр, хатыны пешергән ризыкларны мактый-мактый тәмләп ашап, көлешә-көлешә сөйләшеп утырулар... Кая китте ул бәхетле чаклар?! Матур төш шикелле генә калдылар түгелме соң?
Моңарчы бәхетле-тату гына барган тормыш, Касыймнар килеп киткәннән соң, икесе өчен дә тоташ газапка әйләнде. Тиздән, бик тиздән икесе өчен дә авыр сөйләшү булачагын да, араларында кара мәче булып сөекле баласы ятканын да чамалый иде Талия.
Көннәрдән бер көнне Ахияр эштән иртәрәк кайтты һәм, хатынын каршысына утыртып, сүз башлады:
– Талия, минем сезгә салкынаюымның сәбәбен ачыкларга теләмисеңме?
– Төп хезмәтең дә авыр, аның өстенә, җитмәсә, нинди зур фәнни эшең бар, сине борчыйсым килми. Үз җаең белән, вакыты җиткәч, үзең аңлатырсың әле, – дигән булды хатыны.
– Мин иртәгә эш буенча Самарага китәм. Аннан туры Мәскәүгә очачакмын. Кайчан кайтып җитүем дә билгесез. Юлга чыкканчы, берничә соравыма җавап ишетәсем килә. Талия, син кайчаннан бирле ике тормыш белән яшисең?
– Ахияр абый, мин бер генә, – Талиянең тавышы калтыранып китте, – син корган тормышта гына яшим бит.
– Мәгәр алай булса, нигә бала минеке түгел?
Талия өчен авырдан-авыр, иң авыр, хәтта дәһшәтле, әмма күптән көтелгән сорау иде бу. Бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте. Чәч төпләреннән башлап бармак очларына кадәр кызыша башлады. «Нишләргә? Ничек җавап бирергә? Җылап җибәрмәсәм генә ярарые, сабырлык бир, бер Аллам!» – дип теләде ул.
– Касыйм безгә килгәч тә, баланы күрү белән, үз баласы икәнен шундук таныды бит, – дип, һөҗүмен дәвам итте ир. – Үзең дә күреп тордың. Светаның Тамарага ни өчен төртеп куйганын да күрдең... Мәгәр син: «Юк, ялгышасың», – дип расларга телисең икән (мин моңа шат кына булырыем), һәммәсен дә ДНК анализы аркылы ачыкларга мөмкин. Әгәр дә син риза булсаң, безнең веналардан алынган кан ДНК анализы өчен Мәскәүгә җибәрелә. Мәгәр син каршы булсаң, мин бу анализны ясатуга фәкать суд аркылы гына ирешә алам. Уйла, кайсын сайлыйсың?
Талия телсез калды. Әле аның мондый ДНК дигән анализлар турында ишеткәне дә юк иде. Бер мизгелдә кеп-кечкенә нарасыеның кан тамырына энә белән керүләрен, үзенең суд каршында басып торуларын күз алдыннан уздырып, әле агарды, әле күгәрде ул. Шулчак бала уянып тавыш бирмәсә, кем белә, нинди карарга килгән булырые...
– Баланы беразга имезми тор, җанны тынычландыра торган тамчыларны күбрәк тамыз да, кайнаган җылымса су белән эчеп җибәр. Аннары бал белән сөтле чәй эчеп куй, миңа да яса, Булатны минем белән калдыр, үзең ничек тә тынычланырга тырыш, – диде Ахияр, ниһаять, тавышын йомшарта төшеп.
– Минем кичке ашка дип пешергән пылавым бар, бәлки, ашап та алырсың. – Талиянең дә күңеленә бераз җылы йөгерде, ул улын үз кулына алмакчы булды.
– Пылауны үзеңә дә сал, син аны тәмле итеп әзерлисең, аша тынычлап кына. Ир балага ир кеше кулын тоеп яту кирәктер дә инде ул... Тыныч кына ята бит әле, җыларга да исәбе юк шикелле...
Иренең балага да, үзенә дә йомшарып, игътибарлы булып китүе, үлән тамчыларына караганда, шаять, мең мәртәбә шифалырак булгандыр.
Сүзсез генә шактый озаклап ашадылар. Аш артыннан кайнар чәй эчтеләр. Ир белән хатын арасындагы бу уңайсыз, авыр тынлыкны ара-тирә гөнаһсыз сабый гына: «ү-ә-ә-ү-ә-ә», «гы-гы-гы» дип үз телендә бозгалап куя иде...
Иртәгесен Ахияр аларны, үзе югында яшәргә җайлырак булыр дип, Казандагы фатирына алып кайтты. Әмма киткәндә:
– Мин кайтканчы ныгытып уйла! Касыйм белән дә сөйләш. Мәгәр, шикләнеп, баладан баш тарта икән, ул да ДНК анализын ясата ала. Аның мөмкинлеге миңа караганда күпкә зур. Әгәр дә бала аныкы икән, мин бу хыянәтеңне күтәрә алмаячакмын. Акча шкафта, кирәгеңә тот, аптырап ятма, – диде дә, үпмичә генә саубуллашып, чыгып та китте.
Самарада ул Хәмитләрдә тукталды. Беренче кичне үк: «Урам әйләнеп керик әле», – дигән булып чыгып киткән ирләрне көтә-көтә, Зария тәмам борчуга төште.
Ахияр хатынының ике тормыш белән яшәвен, өзелеп көтеп алган тәүге малаеның да сөяркәдән булуын әйткәч, Хәмит үз колакларына үзе ышанмады:
– Юк, юк! – диде ул өздереп. – Мөмкин түгел! Хаталанмыйсың микән? Көнләшүдән генә түгелме?
– Һай, шулай гына булсае да бит. Юк шул, үзең беләсең бит инде, мин бервакытта да шикләнүдән генә нәтиҗә ясый торган кеше түгел.
– Шулай да, бик ашыкмале син... Кырт кисмә!
– Башта Ходаем, иң газиз кызым белән сөйгәнемне салкын гүргә салып, ачы хәсрәтен биреп сынады. Инде бераз тынычлана төшеп, бу хатынымның сөяркәсеннән туган баласын минем кулларыма салып сынавы нигә кирәк булды икән? Озак уйландым инде мин бу турыда, җавабын да таптым шикелле. Күрдем дә – гашыйк булдым, дип кенә кабаланып өйләнергә унсигез яшьлек егет түгел, кырыкны тутырып килүче ир ләбаса. Җиде кат үлчәгәч кенә кисәргә кирәклекне, кем-кем, мин дә белмәгәч... Талиягә мин бүтән ышана алмыйм. Ышанычын югалткан хатын белән яшәү – ул инде тормыш түгел, үзеңне күрәләтә тәмуг газапларына салу гына...
Соңгы салам бөртегенә тотынуын чамаласа да, түзмәде Хәмит, әйтә куйды:
– Яратасың бит син аны. Яратасың!
– Шул яратуым хакына гафу итәм икән, бу инде минем сынуым булачак. Сәриям белән Гөлнара кызым мине гафу итмәячәк. – Ахиярның тавышы калтыранып китте. Үзе өчен кадерле булган бу исемнәрне телгә алуы авыр иде аңа, бик тә авыр иде. – Гомерем буе ул изге җаннарның бәддогасына дучар булырга теләмим. Читен миңа, Хәмит, бик тә читен... Йөрәкне бернишләтеп тә булмый икән шул, яраттым бит, Хәмит, яраттым, сиңа рәхмәтләр укый-укый яраттым. Авырга узганнан соң хәтта Сәриямә тиңләштерә башлаганыем бит, җүләр, – дип, йөзе буйлап тәгәрәп төшкән күз яшьләрен сөртеп алды ул.
Хәмиткә бу сүзләрне тыңлап тору, бигрәк тә Талиянең бер ир дә гафу итә алмаслык хыянәте турында ишетү авыр, иллә дә читен, һай, читен булды. Ләкин бу мәлдә ул янә шунысын да бик ачык аңлады: үзенә якын бу ике җанны элек ничек итеп димче һәм шаһит сыйфатында җиңел генә кавыштырган булса, хәзер инде эшне зур фаҗигагә җиткермичә генә, артык катлауландырмыйча аларның аерылышуларына ярдәм итү дә аның өстенә төшәчәк.
Дәвамы бар...