"Өзелгән өмет" Гөлчәчәк Галиева
Дәвамы...
Ә менә бөтен мәшәкать-борчулардан онытылып, ләззәтләнеп ял итеп алу фәкать Талия янында гына була иде шул. Юк, аларны ятак кына берләштермәде. Икесенең дә шигъри моң, җыр белән тулган күңелләре дә, күп нәрсәдә уртак фикергә килә алулары да һәр очрашуларын бизи, тулыландыра, үзенчә мәгънәле итә иде. Талия аның өчен һәр битен ачкан саен ташлый алмый укый торган тәмле китапка әйләнде. Әйе! Укыган әсәрләре турында сөйли башласа, Касыйм аны «артистлар да шулай сөйли алмый бит», дип рәхәтләнеп тыңлый иде. Ник кенә рөхсәт итте икән соң ул аңа кияүгә чыгарга? Ник кенә үзеннән балага уздыру чарасын күрмәде? Чукынып китсение кеше сүзе! Зато малае туган булырые бит. Барысын да алып, эшкуар дусты Рафаэль шикелле, Гонконгка гына китәсе иде. Күпме чакырды бит аны дусты, әнә, гөрләп эшләп ята хәзер. Андагы салымны безнеке белән чагыштыра торган да түгел икән, ничек ул баемасын...
Ташкын булып арта барган үкенү хисләренә чыдый алмыйча, хәтта үз-үзен белешмичә: «Их, син – дурак!» – дип, дәү йодрыгы белән өстәленә шундый итеп китереп орды Касыйм, кырыйда гына торган сулы бәллүр кувшин идәнгә очты, чәлпәрәмә килде. Бу үтә дә кискен-сәер тавышларга сискәнеп киткән Талия, кабинетка атылып кереп:
– Ни булды, Касыйм Кадыйрович? Агарып та киткәнсез... – диде.
– Агарырсың монда... – Соңгы вакытта шактый ук чал иңгән чигәсенә таянып уйга талган ир әллә көлә, әллә сулкылдый иде шунда... – Калдырыгыз мин җүләрне... кал-ды-ры-гыз! Бөтенләй кайтып китсәгез, яхшырак та булыр. Йә – хушыгыз...
– Гафу итегез, сау булыгыз, – дип, Талия тизрәк моннан таю ягын карады... Һәм икенче көнне үк, декрет ялына кадәр түләүсез ял алып, эштән китеп тә барды.
Көткән вакыт якынайган саен, Талиянең тынгысызлыгы да арта барды. Баламны зәгыйфьләндермичә генә тудыра алырмын микән? Нинди акушерка туры килер икән? Имезергә сөтем булыр микән? – Әнә шундый берсеннән-берсе борчулырак сораулар бимазалады аны. Гәрчә табиблар килгән саен тынычландырырга тырышсалар да, хатынның үз туксаны туксан иде.
Май урталарыннан соң Талиянең корсагы, чүпрәсеннән уңып, күпереп күәсеннән ташырга торган камыр төсле, күзгә күренеп зурайды. Ә майның соңгы иртәсен ул шактый кәефсез каршылады. Кисәк-кисәк әле эче, әле биле авыртып китүдән «ай», «ай» дип куйгалады. «Ни гаҗәп, үзе тиз ычкындыра тагы... Нишләп икән? Әллә ярамаган берәр әйбер ашадым микән?» – дип тә уйлап куйды. «Бәлки, тулгак дигәннәренең башлануы шулайдыр. Яшең шактый булса да, бигрәкләр дә бернәрсә белмисең шул әле», – дип, үзен-үзе дә битәрләп карады. Ахиярның каушап киткәнен күреп: «Карале, Булатың нишли, әле билемнән, әле эчемнән чеметә генә бит. Әтиеңә әйтәм бит, дигәч, туктый үзе тагын. Күп тә үтми, шундый да авырттырып тагын чеметә башлый, шаян», – дип шаяртып алырга да көч таба иде үзе.
Баласын тудырган вакытта да тешләрен кысып түзде. «Миңа башкалар шикелле сабырсызланып акырырга ярамас. Чөнки мин бу баланы Раббымнан үзем ялынып сорап алдым бит. Йа Раббым, мин ничек тә түзәрмен, баламны сау-сәламәт итеп кабул итсәңие! Ә үземне озын гомерле бәхетле әнигә әйләндерсәңие!» – дигән сүзләрен хәле кыенлаша барган саен кабатлады да кабатлады.
Ниһаять, таң алдыннан бала дөньяга килде һәм шунда ук бөтен бүлмәне яңгыратып елап җибәрде. Йа Ходаем! Шушы сихри тавышны ишетү өчен күпме хыялланды бит ул. Ничекләр итеп шөкрана кылмыйсың! Кайвакытларда әнисе дә: «Шушы кадәр ашкынып бала теләвең хәерлегә микән...» – дип куркыткалап куя иде. Кендек әбисе кулында җемелдәп торган зәңгәр күзле, түгәрәк йөзле тупырдап торган улын күрүдән ташыган хисләрен язып бетереп кенә булмас, мөгаен. Шул татлы хисләрдән ике күзенә мөлдерәп яшь тулды: үзе көлде, үзе елады... Һай, мең газаптан соң туган татлы вә ләззәтле бу мизгелләр...
Ярты сәгать саен телефоннан шалтыратып торган Ахиярга аптырап беткән бер шәфкать туташы: «Телефоныгызны гына әйтегез, без үзебез хәбәр итәрбез», – дип кенә котылган иде. Инде, ниһаять, вәгьдәләрен онытмыйча, нәкъ сәгать өч тулганда бу шатлыклы хәбәрне Ахиярга ирештерделәр. Шуннан соң гына кызының тугач та төшергән фоторәсемнәрен, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, җыйнап алып куйды. «Менә, кызым, кара күзем, без синең белән икәүләп төне буе энеңнең таза-сау булып тууын теләп утырдык. Ниһаять, әле генә син калдырып киткән фани дөньяга Булат энең туды. Синең бу матур рәсемнәреңне мин аңа да күрсәтермен әле. Бераз үскәч, ул да безнең белән туган көннәреңдә синең кабереңә килер, чәчәкләр китерер, син бит минем бердәнбер апам булгансың, дияр, Аллаһы боерса! Их, балакаем минем, белсәң иде үзәкләрем өзелеп сагынганымны, «кара күзем, карлыгачым» дип сөя идем үзеңне, ә син: «Әтием, бәгьрем, мин сине бик яратам шул», – дип елмаеп муеннарыма сарыла идең». Ул әнә шулай һәр фоторәсемне үбә-үбә өстәл тартмасына салып куйды. Үзенең күзләре мөлдерәмә яшь иде.
Өзгәләнеп кызын сагынудан һәм беренче малае туудан ургылып чыккан шатлык белән катнаш сагыш яшьләре иде алар.
Дивардагы фоторәсемнәрдән күзәтеп торган Сәриясе: «Без дә сине бик сагынабыз да, нишлисең, язмышыбыз шулай булган... Ә син борчылма ул кадәр, хәзер алар икесе дә изрәп, бик тәмләп йоклыйлар. Бар, инде син дә йоклап ал», – дия кебек иде.
Баланы Кама буендагы йортта көттеләр. Сембердән әби белән бабай, берничә көн алдан килеп, өйне җылыттылар, мунча яктылар, чәчәкләргә мул итеп су сиптеләр. Талия яраткан шулпалы бәлешне пешерергә әзерләнделәр. Авылдагы әбисенең дә сынатасы килмәде. Бала өчен үзе сырган атлас юрганын, киезен, мамык мендәрен, үзе пешергән чәкчәк, бавырсакларын һәм каклаган казын да кушып, такси белән килеп тә җитте. Каршысына каударланып чыккан кода белән кодагыйны күргәч, аның йөзеннән сибелгән шатлык нурлары бөтен Кама буен яктыга күмәрлек иде шикелле.
– Аллага шөкер, сезнең дә килгәнегезне ишеткәч, сөенечем эчемә сыймады. Кияүне дә борчып тормыйча гына, икесенә дә суприз ясыйсым килеп, туры монда килдем. Беренче оныгымны сезнең белән бергәләп каршылыйсым бик тә килде. Өйләнешкән көннәреннән үк кызымны зурлаганыгыз өчен Раббым үзегезне дә зурласын!
Машинадан алган бүләк, күчтәнәчләрне күреп:
– И-и, кодагый җаным, син бигрәк зурдан купкансың ич, рәхмәт төшкере! Каклаган казыңны күргәч, киявең егылып китмәсә ярый инде... – дип, кода әйтә башлауга, кодагый, аны бүлдереп: – Чыннан да, Ахиярымның болай ук яраткан ризыгын белмим мин. Аның белән корсаклы чагында, каклаган каз дисәләр дә, шундук авызымнан сулар килерие, ул гынамы, калтырана ук башлыйыем. Тугыз ай буена ашадым мин каклаган казны. Әтәләре бетә-бетешкә табып кына торды. Бәрәңге белән каклаган каз ашап, артыннан кара әпәй белән биш-алты чынаяк куе сөтле чәйне эчеп кәк итеп йөри торганыем. И-и, безнең дә барые бит яшь чаклар... Хәзер менә, Аллага шөкер, оныкларыбызны көтеп алабыз.
Күп тә үтмәде, өзлексез машина кычкыртуын ишетеп, кода-кодагыйлар какказау капка ачарга йөгерделәр. Машинадан бала күтәреп, авызын колагына кадәр ерган Ахияр чыкты.
– Әтәй, ата хакы зур булса да, шөкер, син инде күп оныкларыңны беренче булып кулыңа алган кеше. Мин бүген улымны түземсезлек белән беренче оныгын көткән дәү әнисенә бирим әле! – диде ул тантана белән.
Шәргыя куенындагы оныгыннан күзләрен дә ала алмыйча, үз гомерендә беренче мәртәбә иң бәхетле мизгелләрен кичерде. «Йа Ходаем! Сабыемны да рәхмәтеңнән ташлама!» – дип, мөлдерәмә тулы шатлык яшьләренә ирек куйды. Кодалары үзен кочаклап алганнан соң гына, бисмилласын әйтеп, оныгын кода кулына тапшырды. Šйгә алып кереп үз караватына салгач, аны бишәүләп сырып алдылар һәм һәркайсы, балага карап, үзенчә, тын гына уйга калды. Беренче булып кодагый сүз башлады:
– Рәхмәт, Талия, үзем өч бала тудырып, үземә ник берсе охшасын. Бары да әтиләре төсле: озынча йөзле, кап-кара чәчле, шомырт кара күзле булдылар. Ә бу бала, сөбханалла, күзем тимәсен, миңа охшап, түгәрәк йөзле, зәңгәр күзле булган дип әйтимме?
– Әнәй, чәчләре бөдрә, ияге безнең малайныкы төсле матур гына батып торган туганнар да булмады микән безнең нәселдә? – дип сорап куйды Ахияр.
– И-и, улым, кем хәтерләп бетергән инде аны. Ә-ә-ә, сеңлең Мәсхүдәнең улы бөдрә чәчле бит. Димәк, Булатыбыз безнең якка тарткан, балакаем.
– Мәсхүдәнең ире үзе бөдрә чәчле бит, – диде Ахияр.
– Бишектәге бала әле бишкә төрләнә, диләр. Мин үзем дә түгәрәк йөзле, зәңгәргә охшаганрак яшькелт күзле бит. Бәлки әле ул минем якка да тарткандыр, – дип, Талия сүзсез генә уйга калган әнисенә борылды.
– Әни, Булатны бүген әнкәй белән бергәләп, сез коендырырсыз инде, яме. Мин карап, өйрәнеп торырмын, үзем тотынырга куркам әле, –диде.
– Кара син аны, читтән карап торып кына өйрәнмәкче. Үзең катнашмый өйрәнеп булмый аны. Бүген минем белән, ә иртәгә кайнанаң белән бергә коендырырсыз. Миңа иртүк китәргә кирәк. Өйдә күрше Зөлкамал карчыкны гына калдырганыем, – дип, Шәргыя эшне үзенә кирәгенчә җайларга уйлады.
Мунчага кереп бикләнүгә үк Шәргыянең беренче соравы болай булды:
– Кызым, кияүнең Касыймны күргәне бармы?
– Анык кына әйтә алмыйм шул, әни... Нигә алай дип сорыйсың?
– Балаң кемгә охшаган, дип уйлыйсың? Кияү шикләнгән төсле күренде миңа. Әллә инде, балакаем...
– Син дә йөрәгемне бозма инде, ичмаса. Шикле шикләнер, чикмәнен бөркәнер, дигәндәй, әллә ниләр юрап утырма әле монда...
– Юраганым юш кына килә күрмәсен инде берүк. Кияүне бигрәкләр дә яратканыем шул. Кодалар да сокланып туя алмаслык кешеләр бит. Шөкерләр итеп кенә яшисе урынга, нишләпләр генә ялгышып киттең икән соң, балакаем?
– И-и, әни, кияүгә чыгып, Касыймны ташласаң, риза-бәхил түгел дип баштук кем әйтте – син! Нәчәлник хатыннарының күбесе сөяркә тоталар икән, дип тукып торучы да син түгелме соң?! Онытмагансыңдыр әле, унтугыз яшемдә үк, Касыйм абый сиңа өй салып бирергә вәгъдә биргәч, ашка чакырганнарые дип, безне кич буена ялгыз калдырып чыгып киткән әни кеше – син түгелме соң? Бабаем исән булган булса, янымнан кич буена түгел, бер минутка да китмәгән булырые. Каян килгән ул сиңа шулкадәр акчага, байлыкка хирыслык? Инде ул чир миңа да йокты бугай... Ә менә үзең хәзер мине гаепләргә маташасың...
***
Булат, әнисен сөендереп, күзгә күренеп үсте, матурайды. Ана булу бәхетенә ирешкән Талия көннәр буе улы белән мәш килде: нарасыен берсеннән-берсе назлырак сүзләр белән иркәләде, шаярды, көлде. Елый башласа, әниләргә генә хас булганча тәмләп кенә ачуланган булды. Их, күңеленең бер читен кара мәче тырнагандай тырнап торучы шиге дә булмаса... Ахияры да бу араларда салкыная төшкән күк шул. Эше дә бик авыр: соңгы вакытта заказлар да юк, ди, эш тә юк, ди. Салымнар артканнан-арта бара, эшчеләрнең дә ризасызлыгы үскәннән-үсә, дип борчыла ул. Каян килеп настроение булсын... «Болай да җитди кеше, өстәвенә, төннәр буе докторлык эше белән утыра, чыдаган башына рәхмәт инде», – дип, үзен-үзе юатып та куя Талия. Әмма өйдә бала мәшәкате арта барса да, иренә булган игътибарын һич киметмәде ул. Ризыкларны да тәмлерәк итеп, төрләндеребрәк әзерләргә тырышты. Кайбер көннәрне аяктан егылырлык булып арыса да, чыраена чыгармады, зарланмады, түзде, ярдәм сорамады.
Дәвамы бар...