Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

"Өзелгән өмет" Гөлчәчәк Галиева

Дәвамы...

***
Фирманың рестораны кала уртасында, Болак буеның иң җайлы матур бер җирендә урнашкан иде. Нәкъ көндезге унике тулганда кунаклар җыелышып беттеләр, нишләптер Талияләр генә күренмәде.
Менә бераздан, соңга калып булса да, Талия дә килеп җитте. Хатынның моңсу йөзен, уйчан күзләрен күреп алган Касыйм тиз генә аның янына килде дә, һәр сүзенә рәсми төс бирергә тырышып:
– Нигә үзең генә, парлап чакырганыек бит? – дип, салкын һәм кырыс кына сорап куйды.
– Ахияр игътибарыгыз өчен рәхмәт белдерде, килергә риза да булганые, югыйсә. Туганнан туган абыйсы вафат булган. Аңа бүген Ульянга очарга туры килде. – Талия дә салкынга салкын гына җавап бирде.
– Әйдә, безнең янга түргә уз. Сезнең өчен урынны махсус шунда калдырганыем, – диде Касыйм.
– Юк, юк, Касыйм Кадыйрович, мин монда гына утырыйм әле, – дип, Талия сак кына ишек янындарак торган урындыкка килеп утырды. Гәрчә бәйрәм мәҗлесе бик күңелле барса да, ул монда үзенә ямь таба алмады. Гасабилы күңеле, бар вөҗүде белән каядыр алгысына иде. Кая – үзе дә белми... Тизрәк бу шау-шудан ычкыну, котылу кирәк иде аңа. Җаны шуны таләп итә иде. Соңгы вакытларда бер кереп чыгарга да вакыт тапмаган, хәзер инде гел үзенеке саналган фатирына ашыкты ул. Бәйрәмнән соң анда кайтуын Ахияр хупламаса да, телефоннан сөйләшкәндә: «Ярар инде, үзеңә кара», – дип, сүлпән генә ризалыгын бирде. Хатынын үпкәләтүдән куркып кына ризалашты бугай.
Тәмам кыза барган кунаклар Талиянең киткәнен сизмәделәр дә. Йортына килеп җитү белән үк дулкынлана башлады ул. Ишеген ачуга, эчтәге ят караңгылык, бушлык, тузан исе авыр тәэсир уятты. Ул тиз генә калын пәрдәләрне тартып, бөтен өйгә кояш нурлары белән җан керде. Тузан суырткычын да эшкә җикте. Кайда гына ояламаган бу тузан, дымлы чүпрәккә дә эш табылды. Тәрәзәләрне ачып җибәрүгә, бүлмәләр җиләс һава белән тулды. Эш беткәч, һәр бүлмәдә бераз утырып, шундагы җиһазларга карап җанына рәхәтлек алды ул. Бүлмәләрендәге һәр көзге каршында тукталып, үзен күзәтергә дә онытмады. «Үз өеңә кайткач, чибәрләнеп киткәнсең түгелме соң», – дип елмайган булды. Кызуланып эшләүдән битләре алсуланып китүне үзенчә юрады. «И, көзгеләрем минем, сез дә сагынгансыз, ахры, яклашасыз бит. Теге йорттагылар битемдәге алсулыкны яшереп, күз төпләремә күләгә төшереп күрсәтәләр», – дип, көзгеләре белән дә сөйләшеп алды. Аннары исә чистарткач ялт итеп калган савыт-сабаларын күзләре белән иркәләде. Шулай бөтен хуҗалыгын барлап чыккач: «Сез барыгыз да, чыннан да, минекеләрме соң? Мәгәр Ахияр абыегызга ярый алмасам, кайтыр-егылыр урыным була алырсызмы? Үзең ташлап киттең бит әле безне, дип үпкәлисездер инде. Ахияр абый бик тә әйбәт кеше бит. Аның йортында да яшәргә яратам шул. Ай-һай, нәфесең бигрәк зур, дисезме?» – Ул әнә шулай үз-үзе белән рәхәтләнеп сөйләшеп йөрде. Аннары күңеленнән: «Җитәр, җүләрләнәсең бугай инде. Хәзер үзең юын, чистарын да, бисмиллаңны әйтеп, белгән догаңны укы. Кылган гөнаһларың өчен тәүбәгә кил, Аллаһының ярлыкавын сора. Менә шуннан соң инде үзеңә бәби җибәрүен телә», – дип, җиңел адымнар белән ванна бүлмәсенә юнәлде.
Талиянең бәйрәм мәҗлесеннән ничек, кайчан китеп барганын Касыйм үзе дә сизми-күрми калды. Аның бүген аерата моңсулыгы, юк-юкта йөрәкне телгәләп алырлык итеп үзенә карап куюлары ирнең күз алдыннан китмәде, чын мәгънәсендә бәгырен сулкылдатты. Стадионда барган концерт та күңелен җәлеп итә алмады аның, өенә дә кайтасы килмәде. Фәкать тугызлар тирәсендә генә, тән сакчысын ияртеп, өенә кузгалды. Юл уңае булмаса да, аяклары, ихтыярсыздан, элек Талия торган тыкрыкка борылды. «Ярар, тәрәзәләренә булса да карап үтәрмен», – дип уйлады ул. Берзаманны, йа Раббым, үз күзләренә үзе ышанмады: урам ягындагы тәрәзәләрдә ялт иткән ут! Нәрсә бу? Йорт басучылармы? Фирмадагыларның берәрсенә әллә ачкычын биргәнме Талия? Алай икән, ник миңа әйтмәгән? Нишләргә? Кирәк чагында ачкычы да юк бит аның, һай, мур кыргыры! Ни булса да булыр, дип, Касыйм ишек кыңгыравына басты. Җавап юк. Тагын басты. Тынлык... Милиция чакыртырга кирәк, дип уйлады ул. Шулай да, өченче мәртәбә шылтыраткач, Талиянең эчтән: «Кем ул?» – дигән тавышы ишетелде.
– Талия, син үзең генәме? Кайтышлый тәрәзәңдә ут күргәч, без, аптырап, Саша белән тикшереп карыйсы иттек, – диде Касыйм гаеплерәк тавыш белән..
Ишек ачылып китте. Талияне күргәч, шатлыгы эченә сыймады Касыймның! Хәер, ул шатлыгын яшереп тә тормады. Тик куркудан, бу көтелмәгән очрашудан ап-ак булган Талия генә тынычлана алмады.
– Тәмам котымны алдыгыз бит, Касыйм абый. Сез Сашадан калмагыз инде, бергә килдегез, бергә китсәгез яхшы булыр иде, – диде ул, калтыранган тавышын басарга тырышып.
– Саша кайта торсын. Синең белән ачыклыйсы бер соравым бар әле. Җавабыңны ишетү белән китәрмен, курыкма, – диде Касыйм.
Сашаны озатып керүгә, Талияне каршысына утыртты да, сорауларын яудыра да башлады бу:
– Соңгы көннәрдә нигә бик күңелсез йөрисең әле син? Ни булды? Бүген аерата хәсрәтле идең. Монда ни өчен кайттың? Әллә начар торасызмы?
– И-и, Касыйм абый, сезнең мең соравыгызга җавабым бер генә – балага уза алмыйм бит... Мәгәр мин бала тудыра алмасам, ул риза булып тормаячак... – дигәнен сизми дә калды Талия.
– Йә, шуннан дөнья бетәме? Борыл да кайт үз «оҗмахыңа», берни дә югалтмыйсың ич!
– Берни дә югалтмыйм, имеш. Мин бит урманда түгел, кешеләр арасында яшим, кешеләр арасында эшлим. «Иргә ярый алмады, аңа сөяркәлек кенә төс», – дигәннәрен ишетергә теләмим, хурланам. Сез шуны аңлыйсызмы? Тугры ирнең тугры хатыны, күп балалы газиз ана булып, балаларымны намуслы, иманлы итеп тәрбиялисем килә. Ни өчен бу өйгә кайттыммы? Әйе, шушындагы байлыкны, хатын-кыз өчен уңай җайланмаларны сагынып кайттым. Куана-куана җыештырып, барына да сокланып туя алмадым. Сезгә дә рәхмәтләр укып, шушында узган матур көннәрне искә алып утырдым. Түзә алмадым, хәтта шкафтан алып, үз гомеремдә беренче мәртәбә, сездән башка, бераз гына коньягыгызны да эчеп куйдым. Менә шуннан соң бу «оҗмахны» сагыну хисләрем капма-каршыга әйләнде дә куйды. Узган матур көннәр, дидем... Матурыемы соң алар? Дүрт кыз бала үстерүче ананың рәнҗешле күз яшьләре белән катнаш төннәр матур була аламы? Минем балага уза алмавым да шуларның рәнҗеш-каргышлары түгел микән әле? Аннан соң, менә бу байлыклар миңа тиешме соң әле? Нигә мин монда үземнең яраткан, миңа белем биргән укытучыларымны чакырып кунак итә алмыйм? Ә менә Ахияр абыйның йортына мин аларны рәхәтләнеп чакыра алам. Анда мондый роскошь юк. Йомшак мебельдән башкаларын барын да үз куллары белән ясаган ул. Зур эшләр, төзелешләр булса, барлык туганнары бергә җыелып эшлиләр, дуслыкларына сокланып туймассың.
Түземлеге төкәнгән Касыйм:
– Синең ирең дәүләт эшендә атнага ике көн ял итә. Безнең ишеләргә аның бер көне дә эләкми, – дип сүз кыстырды. – Син менә шушы фатирыңны, мондагы әйберләреңне бик зур байлык дип саныйсыңмы? Чын байлыкны әле синең күргәнең юк шул. Аны син түгел, шактый зур табышлы эшкуар булсам да, минем дә күргәнем юк әле. Бездәге салымнар эшкуарны талауга көйләнгән. Ә хөкүмәт тирәсендә оялаган түрәләр дәүләт милкен җайлап кына, чүп кенә бәягә үзләштереп, хәзер инде престижный фатирларының, өчәр-дүртәр катлы коттеджларының санын да белмиләр. Әле ул гына да җитми, чит илләрдә виллаларын булдыралар. Чит ил банкларындагы долларларының да исәбе-хисабы юк. Балалары, хатыннары кибетләр, даруханәләр, ательелар, рестораннар, барлар, тагын... тагын әллә ниләр тоталар. Шуларның һәрберсенең үзләренә аерым шоферлары белән джип машиналары бар. Шәһәрнең иң җайлы урыннарындагы җирләрне тиз генә үзләренә алалар, шунда ук нидер төзеп куялар да, эшләрен дә ачып җибәрәләр. Ә безнең ише гади эшкуарның төшенә дә керә алмый бу җиңел мөмкинлекләр. Начар гына җирне алу өчен дә шуларның учына акча төртә-төртә еллар буе чабасың... Ә син, фирма кичергән бөтен авырлык, киртәләрне белә торып... Их, Талия, Талия... Үзеңнекеләрне генә алыйк, гомер буе колхозга бил бөгеп, күпме салымын тулап, җимерелергә торган өйдә яшәгәннәр. Сыер тоту турында хыяллана да алмаганнар. Кем соң аларның хыялларын тормышка ашыручы, ә? Ә үзеңә инглиз телен өйрәнергә кем мөмкинлек бирде? Киләчәктә сине югары белемле итүне дә фирма үз өстенә алмадымы? Инде үзеңне КХТИга да әзерли башлаганнарые бит.
– Гафу ит, Касыйм абый, коньягың да күңелемне кузгатты бугай. Барысы өчен дә рәхмәт. Үзегезне дә, әни белән миңа кылган яхшылыкларыгызны да беркайчан да онытмабыз. Бик еш искә алам мин сезне, Касыйм абый, сагынып искә алам. Яратканмындыр, күрәсең...
Алар әнә шулай, хатирәләрне яңарта торгач, гөнаһ шомлыгына каршы, төн узганын сизми дә калдылар...
 
***
Ниһаять, октябрь ае Талиягә зур сөенечләр китерде. Әле көннәр ул чаклы суык булмаса да, имчәкләренең аерым гына туңа башлавына һәм имчәк башларының төсе үзгәреп, каралыбрак китүенә сәерсенми кала алмады ул. Моны Ахиярына да әйтеп карарга булды. Ә анысы бу хәбәргә сөенгәнен белдереп, серле генә елмайды. «Аларны туңдырырга ярамас, каяле, үзем һәйбәтләп җылытыйм әле», – дигән булып, хатынын кочагына алды һәм колагына: «Мин ул үзгәрешне, сиңа сиздермичә генә, Аллага шөкер, дип күзәтеп йөри идем инде», – диде.
Көннәр үтә торды, карындагы бәби үзен торган саен ныграк сиздерә барды. Ул казның баш-аяклары һәм эчке дирбияләре белән пешкән шулпалы бәлеш таләп итү дисеңме, алма катнаштырып тозланган кәбестә дисеңме, әлу кагы, мичкә тәгәрәткән бәрәңге, тагын... тагын әллә ниләр... Әти буласы кеше көне-сәгате белән барын да табып торды.
Талия корсагын матур күтәрде. Косып маташулары да бер-икедән артмады. Төскә-биткә дә әлләни үзгәрмәде. Гәүдәсе дә матур гына түгәрәкләнеп килә. Ахияр аны күбрәк һавада йөртергә тырышты. Инде туачак сабыйга исемнәр дә эзли башладылар. «Малай икән, Булат исемле куярбыз», – диде әти буласы кеше. «Кызга Назлыгөл кушарыем. Син бит гөлләр яратасың, аларны шулкадәрле дә иркәләп-назлап үстерәсең, кайчакларда көнләшеп тә куям. Бу исемне дә синең хөрмәтеңә дип эзләп тапканыем», – диде булачак әни кеше.
Менә беркөнне, Аллага тапшырып, УЗИ аппаратыннан карату өчен консультациягә киттеләр болар. Ахияр машинада калды. Һәм ул, килгән-киткән һәр авырлы хатын-кызны күздән үткәреп, һәрберсенә үзенчә соклана торды. «Авырлы хатын-кыздан да мәхәббәтлерәк беркем юктыр бу дөньяда», – дип, соңыннан нәтиҗә дә ясап куйды ул. Әнә, берсе көчкә атлап килә. Йа Раббым, тау кадәрле корсак, бер генә түгелдер, мөгаен. Яше дә шактый күренә. Барган җиреннән эчен тоткалап, туктап-туктап та ала, тыны җитми, ахры. Өсте-башы да әллә кем түгел. «Ходаем ярдәм итсен инде бу бичарага», – дип, анысын кызганып калды ул. Икенче берәве – яшь кенә, корсагы шактый күренә, йөзе нигәдер саргылт, әллә бавыры авырта микән? Ишектән чыгуга туктап калды. Туктады да, менә сиңа мә, хикмәти Хода! Кесәсеннән тәмәке белән шырпы чыгарды! Вәт җүләр, әллә тартырга маташа инде... Әйе, бөтен фасонын китереп, тәмен белеп тартучылар шикелле суыра да башлады бу. Ахияр түзмәде, машинасыннан чыгып, аңа таба атлады:
–Нишлисез сез, әй, үзегезне кызганмасагыз, туачак балагызны кызганырыегыз, ташлагыз тартуыгызны!
– Какое ваше дело? Не лезьте, что мне делать, я сама знаю, не маленькая. Если ты такой хороший, отвези меня в ресторан и угости, – дип хихылдап көлеп җибәрмәсенме кызыең! Ахиярның аягыннан башына кадәр күз йөртеп, оятсыз, мыскыллы карашын ташларга да тайчанмады, җирбит. Бу хәлне һич көтмәгән Ахияр бөтенләй әллә нишләп китте, башына зур күсәк белән тондырдылармыни...
– Их, син, юньсез, татар булмасаң, бу кадәр хурланмасыем. Милләтнең җан көеге бит син. Туачак балаң сиңа харам бит, – дип кенә әйтә алды ул.
– Харам, харам... он мне совсем не нужен. Наша Татария ведь богатая, будет воспитывать! А если не хотят, пожалыста, тогда американцам отдам. От них я за него и сама кое-что буду иметь, по-нят-но?
Нәкъ шул вакыт, язгы кояштай, йөзеннән көлтәсе белән нур сибеп чыгып килүче хатынын күргәч, ире барын да онытып, аның каршына ашыкты.
– Ахияр абый, җаным! Сөенче, сөенчегә ни бирәсең?! Йә, әйт инде, нәрсә бирәсең? Моның кадәр сөенечне күтәрә алырсыңмы икән, белмим. Егылып китсәң, мин тотып кала алмам. Аякларыңа ныклап бас, яме! – Әйе, бу минутларда Талиянең шатлык тулы күзләреннән, дөрестән дә, тирә-юньгә көлтә-көлтә нур сибелә иде!
– Ни теләсәң дә бирәм, тизрәк әйт кенә.
– Син, кем дип әйтсәм, бик тә каты сөенериең, ә?
– Әллә Булатмы?
– Әйе, Ахияр абый, малай, диделәр. Назлыгөлне икенче килгәндә бирербез, ә бу юлы Булатны алып торыгыз әле, диделәр.
Ахияр, Талияне күтәреп алып, машинага килеп җиткәнче үбә-үбә барды. Биттә үбелмәгән бер генә урын да калмагандыр, мөгаен.
Машинага кереп утыргач:
– Ходаем миңа башта күтәрә алмаслык кайгы биреп сынады. Шөкер, сынмадым, сыгылмадым, җибәргән кайгы-хәсрәте өчен ялгышып кына да аңа тел-теш тидермәдем, ризасызлык күрсәтмәдем. Хәзер менә рәхмәтен иңдерә, башта сине җибәреп, гаиләмнең яңа нигезен салды. Инде гаиләм тулы булсынга ир бала бирә, – дип шатлана-сөенә тезеп китте ул. Ә күзләрендә яшь тамчылары җемелди иде. Бу – кичергән бәхетсезлекләрен җиңү шатлыгы белән алмашка туып килүче бәхетенең катнаш яшьләре иде.
Шатлыгы эченә генә сыеп бетәрлек булмаса да, Ахияр, хатынына күз тиюдән куркып, бу хакта беркемгә дә чишми торырга карар кылды. Моңа Талиясен дә ризалата алды шикелле. Әмма кайсы гына хатын-кызның карынында ир бала йөртүе белән горурланып мактанасы килмәс икән?! Талия дә, бу олуг сөенече тел очыннан ычкынырга гына торса да, түземлеген ике көнгә җиткерә алды. Ике көн буена аның йөзеннән елмаю бер генә минутка да югалып тормады. Хәер, теле белән әйтмәсә дә, күзләреннән сибелгән очкыннар, йөзеннән бөркелеп торган якты нур, беренче көненнән үк, аның эчендә яшерә алмаслык, олылардан-олы шатлыгы барын болай да кычкырып тора иде анысы. Бу хәбәрне беренче ишетүче фирманың хисапчысы Тамара булды, ә аның кушаматы – Сертотмас үрдәк.
Аяз көндәге яшендәй, җәен яуган кардай, Касыймга да килеп җитте бу яңалык. Күңелендә сүнәр-сүнмәс кенә пыскып торган өмет учагына әйтерсең лә зур бер чиләк бозлы су ордылар... Нишләргә дә белмичә, бер мәлгә ул бөтенләй югалып калды. Аннан, кабинетыннан чыгар-чыкмас, сәркатибенә күз төшерде. Аның бөтен бүлмәгә нур чәчеп, тыныч кына эшләп утырганын бераз карап торгач, ишекне бәреп ябып, кәнәфиенә барып утырды һәм... уйга калды. Нишләп оныта алмый ул аны? Күрәсең, кырык җиде яшенә җитеп, әле беркемне дә болай яратканы булмагандыр шул. Хатынына да яратып түгел, мәҗбүри генә өйләнде бит ул. Исерек чакның имсез бер кыйссасы гына булган очрашудан арына алмады ул чагында егет. Дөньяга туачак бер гөнаһсыз җанны ятим итүне намусы күтәрмәде. Аннары исә китте... Бер-бер артлы китте кызлар, китте кызлар...

Дәвамы бар...