"Өзелгән өмет" Гөлчәчәк Галиева
Дәвамы...
Июльнең уттай эссе көннәре иде. Ахиярлар күбрәк Кама буендагы йортларында яшәделәр. Ниһаять, түземсезләнеп көткән көннәре дә килеп җитте. Никах мәҗлесенә Ульяннан әти-әнисен, ә Самарадан Хәмитләрне чакырды Ахияр.
Авылда үткән бу ике көн барысы өчен дә гомер буе сагынып сөйләрлек вакыйгага әйләнде. Беренче көнне никах мәҗлесе, икенче көнне исә язылышу булды. Талия үзенә шаһитлыкка яраткан укытучысын, сыйныф җитәкчесе Фатыйма Җәләлиевнаны, ә Ахияр, билгеле инде, Хәмитне сайлады. Язылышу мәҗлесенең түрендә Ахиярның әти-әнисе белән Фатыйма Җәләлиевна һәм Любовь Сергеевна утырдылар. Талия үз куллары белән аларның иңнәренә ак мамыктан челтәрләп бәйләнгән Ырынбур шәлләре япты. Шундый ук шәлне Зариягә дә бүләк итте ул.
Хәмит белән Талиянең кабынып китә алмаган мәхәббәт тарихын яхшы белгән һәм әле шуның өчен борчылып та йөргән укытучылары бер-берләренә серле генә итеп карап алдылар. Бу карашларда үкенечкә охшаган чалымнар да ярылып ята иде. Аңлаган кешегә, әлбәттә...
Ахияр да, соңга калмагаем тагын, дигәндәй, ашыга-ашыга Хәмиткә алтын җепләр белән чигелгән, үтә дә затлы вә дә кыйммәтле түбәтәй киертте.
– Нәселебезгә гадел, акыллы кияү булып кына керүең җитмәгәние, – диде ул шаяртыбрак, – инде изге күңелле яучы булып, ел буе туктаусыз янган хәсрәт утымны сүндерүче дә булдың, рәхмәт сина! Талиямнең теләкләренә кушылам. Зария сеңлем, бу авыл халкы сине үз итеп, яратып кабул иткән икән, абыең буларак, мин моңа туганнарча шатмын. Инде мине дә кияү итеп шулай кабул итсәләр, сиңа да зур шатлык булыр ул. Иншалла! – Шулай диде Ахияр.
Бу сүзләргә бик теләп аның әтисе – кода да кушылып китте: «Изге күңелле кешегә Раббым гел изгелекләр генә кели. Хәмит киявебез шындый кеше булды, шөкер. Алар Зариябез белән икесе нәсел шәҗәрәбезнең матур гына яңа ботагын үстереп киләләр. Алда да шылай тырыш булсыннар! Амин! Ахиярыбыз үстерә башлаган ботакны, ни кызганыч, бер ел элек җил-давыл сындырды да ташлады. Аның урынына менә бүген, шөкер, яңа ботак шытып килә, Аллаһының хәерле сәгатендә булсын! Ахияр улым, Талия кызым, без әниегез белән сезгә шыл шытып кына килүче нәсел ботагыбызның мул җимешле булуын келибез. Сезнең задача – Хәмитләрне куып җитеп, узып китәргә!» – дип шаяртып та алды.
Талиянең әнисе кияүне дә, аның әти-әнисен дә бик ошатты. Касыймның: «Әшәкеләрдән-әшәке Ульян мишәре», – дип мыскыллавын исенә төшереп, «Болар кадәр затлы, мәһабәт кешеләрне ничек шулай дип әйтергә кирәк? Сокланып туйгысыз кешеләр бит, югыйсә», – дип сөенеп бетә алмады ул. Тик шулай да күңеленең бер почмагында үзе дә аңлап бетермәгән бер тынгысызлык ояларга маташа иде кебек. Юк-юкта ишегалдына, капка тирәләренә дә күз салгалап ала. Йә Касыйм үзе, йә шымчылары (кияүне дә артыннан күзәтеп, кәртечкәгә төшерүчеләр шулар, диде бит) ямьле көнемнең ямен ала күрмәсеннәр тагы, дип борчылды ул. Өстәвенә, кызының сөйләгән төше дә тынгы бирми. Ышана ул төшләргә. Аларны шактый ук дөрес юрау сәләте дә юк түгел үзендә. Әйе, юрый белеп юрасаң, алда ни көткәнен шул төшләр сиздерә дә инде. Ире белән кайнатасы вафат булыр алдыннан күргән төше дә ни буласын әйтте дә бирде бит әнә. Шуннан соң аның төшләргә ышануы тагын да көчәйде. Күрше-күлән дә күргән төшләрен юратырга дип еш кына аңа керә башлады, бигрәк тә яшь-җилкенчәк, кыз-кыркын йөри.
Талиягә дә үз сүзен, үз юрамасын тәфсилләп бирде ул.
«Кызым, төшеңә кергән колынчак – бала булырга охшый. Ул колынны, «күршенеке» дип, кияүнең алып чыгып китүе һич кенә дә ошамый әле миңа. Ничек кенә булса да, бер ел буе хатынсыз торган бит. Шулкадәр вакыт сәламәт ир кеше кем белән булса да бушанмагандыр, дисеңме? Нәкъ менә син шул төшне күргән төнне читтә берәр баласы тумады микән аның? Әгәренки дә шулай була калса, үзен әбәзәтелне сиздерәчәк әле ул хатын, сиздерәчәк! Әле ничек кенә сиздерәчәк! Ахиярның үлеп бала яратканын да белсә, мондый ир солтанын ычкындырмас өчен әллә ниләр кылуы бар... Хатын-кыз гел оятсызлана бара хәзер, заманасы шул, дип кенә җибәрәләр. Берүк сак була күр, кызым». Шулай диде аңа әнисе. Шулай диде дә кызының болай да тынгысыз-пошаманлы күңеленә янә тәшвиш салды.
***
Фирманың эше гөрләп барды. Зур табыш китерә торган берничә яңа тармак ачылды. Касыйм үзен күкнең җиденче катына менеп җиткәндәй хис итте. Киләсе Дәүләт Советына депутат булып сайлану чараларын да күрә башлады ул. Әмма боларның берсе дә Талияне югалтудан туган сагыш, кичерешләрен баса алмады. Ул әле һаман да күңелендәге өмет чаткыларын сүндерә алмый интекте. Һәр иртәне, кабинетына узышлый, кызның үзенә карамыйча гына:
– Әйләнерсең, тулганырсың,
Кайтырсың кулларыма, –
дип такмаклап үтүләрен дәвам итте. Кайчакларда аның Талияне ярсып сөясе, иркәлисе килә иде. Ә кайчакларда ул нәфрәтеннән шартлар дәрәҗәгә җитә...
Талия дә күзгә күренеп үзгәрә башлады. Ябыкты, күз төпләре көеп китте. Моңарчы иннек-сөрмәне бар дип тә белмәгән кыз нык кына бизәнергә кереште. Артык бизәнгән кызларны өнәмәгән Касыйм исә, карап-карап йөрде дә, түзмәде, көннәрдән бер көнне әйтә куйды:
– Ташлале шул битләреңне акшарлауларыңны. Элекке чибәрлегеңне кайтару өчен сиңа макияж түгел, ял кирәк. Ял җитми сиңа. Минем белән яшәгәндә барыня-балерина күк йөри идең. Бар кеше дә минем күк түгел шул ул. Кияүгә чыкканыңа ай да юк, панимаеш ли, бөтенләй төс салдың. Әле бу – башы гына, битләрең кара тут белән тулгач нишләрсең икән? Ул чакта инде макияжыңны килосы белән сыласаң да ярдәм итмәс...
– Ул чактамы? Ул чакта мин җиргә тагын да горур басып, алар минем ана буласымны белдереп торучы изге тамгаларым, дип куанып йөрермен! Касыйм Кадыйрович, әйдәгез, минем битләремне дә, Алла бирсә, анда күренәчәк кара тутларны да калдырып торыйк әле. Минем сезгә бер соравым бар. «Фирманың табышы күпкә артты», – дидегез. Кичә без акча алдык. Ә минем эш хакым шактый кимегән. Моны ничек аңларга?
– Вазыйфаң да кимеде түгелме соң?
– Ничек кимеде соң әле ул?
– Элек син секретарь плюс тере сөяркә идең, ә хәзер коры секретарь, ягъни сәркатип кенә, – дип шаркылдап көлеп җибәрде Касыйм. – Монысы инде гел чиста, үзегезгә тиеш булган эш хакыгыз, иптәш сәркатип.
– Ә иремә ничек аңлатыйм?
– Нәрсә, акчаңны да саный башладымыни инде? Ну и крохобор... дает... молодец! – дип көлемсерәде Касыйм.
– Әй, сезнең белән сөйләшеп буламыни... – дип, кул селтәп, Талия кырт борылып ишеккә юнәлде.
– Ярый, ярый, чәпчемә, шаярттым гына. Киләсе айда аерманы алырсың. Әмма шаяртсам да, җанкисәгем, мин сиңа чын хакыйкатьне әйттем. Ачулансаң ачуланырсың. Талия, минем синнән өметемне өзгәнем юк әле... Фәридә Кудашева да үзәкләре өзелеп җырлый бит, син дә ул җырны яратып җырлый идең. Хәзер миңа калды җырларга...
Беләм, син кайтмыйсың, шулай да,
Кайтырсың шикелле тоела...
– Касыйм абый, сез өегездә дә шулай җыр сүзләре белән сөйләшәсезме? Мин кияүгә чыкканнан бирле җыр сүзләрен бигрәкләр дә еш әйтә башладыгыз, нәрсә бирә соң ул сезгә?
– Их, бәгырькәем, җыр-шигырь яратканыңны беләм бит, җырлый да, тыңлый да беләсең. Ә өемдә дүрт кыз бала, үзе дүрт балага торырлык теща-әби плюс хатын – менә сиңа алты хатын-кыз, әле җитмәсә, мәчебез дә кыз җенесеннән бит, үзем белән буладыр җиде җан. Җыр кайгысымыни анда?! Синең өчен генә бит алар! Инде аны да тыймакчы буласыңмы?
– Касыйм абый, тыйганга карый торган кешеме инде сез? Мине бик уңайсыз хәлдә калдырасыз бит. Болай ярамый инде. Иремә дә ишетелүе бар. Әгәр дә, бәхетсезлегемә, Ахиярдан аерылып китергә туры килсә, мин сезгә инде кире кайтмаячакмын, шуны һич онытмагыз.
Шул кичтән башлап Касыйм, авыр булса да, Талиягә шигырьләр кушып сөйләвен туктатып, үзен гел салкын, рәсми тотарга тырышты.
***
Августның урталары җитте. Ниһаять, атна буе диярлек койган яңгыр да туктады. Көн гаҗәеп матур булып ачылып китте. Күк йөзе зәп-зәңгәр, ник бер болыт кисәге күренсен! Кояшның кыздыруы да июльнекеннән һич тә ким түгел. Табигатьнең шушы сихри тәэсиреннән дәртләнгән Талия бакчада җир җимертеп эшләде дә эшләде. Ахияр аны хәтта кисәтергә мәҗбүр булды. Соңгы көннәрдә хатынының, үз-үзен белми, шатлыктан очынып йөрүләрен ир эченнән генә юрап та куйды. «Ходай кушып, бәбигә узып йөрми микән? Шулай гына булсачы, йа Раббым!»
Дүшәмбе көнне Талия эшенә дә очып килгәндәй килде. Икенче каттагы бүлмәсенә менгәндә ике баскычны бер итеп кенә атлады. Ачык ишектән хуҗасын күреп алгач, бераз тыйлыга төште үзе. Җылы гына исәнләштеләр. Талиянең кәефе күтәренке булуын сизеп алган Касыйм түзмәде, бераз шаяртып аласы итте:
– Син бүген ишектән килеп кергәндә «Кояшым син, аем син», – дип әйтерлек идең, чак кына түздем. Шатлыкларың Урал таулары шае дип әйтимме?
– Миңа һаман, үзегез әйтмешли, аягүрә йокымсырап йөрергә димәгәндер бит инде?
– Яңа тормышыңа тәмам ияләшеп беттең бугай, ә?
– Касыйм Кадыйрович, без сүзгә кереп китсәкме... Аллам сакласын! Лутчы эшкә тотыныйк... – дип, Талия үрли башлаган гәп колмагын кырт итеп өзеп ташлады.
Ләкин шатлык дигәне, һай, кызганыч, бик кыска вакытка гына килгән икән шул. Кисәк кенә үзендәге үзгәрешне сизүгә, коелып ук төште ул. Күзләреннән ихтыярсыз кайнар яшь бәреп чыкты. Көне буе күңеле күтәрелмәде. Касыйм да сәркатибендәге бу кискен үзгәрешне сизми калмады. Тик ул аны үзенчә аңлады. Ике аралары шәп түгел, ахрысы, ничек итеп кенә бу кызган саламга ут төртеп, дөрләтеп җибәрәсе икән, дип сөенеп тә куйды әле. Күңелендәге өмет очкынын янә кабызып җибәрде бу хәл. Озын-озак уйлап тормады, үз рестораннарында утызынчы августны бәйрәм итәргә җыенганнарын әйтте дә Талиягә ире белән парлап килергә кушты. Ахияр белән якыннан танышасы килүен дә сиздерде. Әмма бу чакыру астында нинди мәкер ятканын сизмәде шул Талия, һай, сизмәде...
Дәвамы бар...